Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар өчен “Мин яраткан гарәп теле” бәйрәме узды

20 гыйнвар 2020 ел 07:51
Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар өчен “Мин яраткан гарәп теле” бәйрәме узды

Кичә, җөмәдәл-әүвәл аеның 24-нче көнендә (19-нчы гыйнварда), Бөгелмә мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә балалар өчен “Мин яраткан гарәп теле” бәйрәме узды. Чарада 100-гә якын катнашучыны сәламләп, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов гыйлемле булуның һәр мөселман өчен фарыз икәнлеген аңлатты, Коръәннең гарәп телендә иңдерелгәне, бу телдә Пәйгамбәребез ﷺ сөйләшкәне, гарәп язуын борынгы бабаларыбыз тарафыннан кулланылганы  хакында сөйләде.

Соңыннан «النجم» исемле кызлар командасы һәм «صاعقة» малайлар командасы арасында дини бәйге башланды. Балалар үзара Коръән уку, гарәп сүзләрен төзү, тәрҗемә эшендә, әлифбаны белү өлкәсендә көч сынашты. Сабыйларны шулай ук куян һәм аю булып киенгән артистлар куандырды, фәнни тәҗрибәләр белән кызыксындырдылар, бүләкләр белән шатландырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы