Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр өчен иҗади мастер-класс узды

20 гыйнвар 2020 ел 16:10
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр өчен иҗади мастер-класс узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 25-нче көнендә (20-нче гыйнварда), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый учреждениесе белән берлектә “Хәят” социальләшү үзәгендә агачка бизәк төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада фонд карамагында тәрбияләнүче 6 яшьтән алып 27 яшькәчә булганнар һәм аларның әниләре – барлыгы утызга якын кеше катнашты.

Агач предметларны бизәкләүгә керешкәнче, педагоглар элементларны башкару техникасын аңлаттылар. Аннары балалар кәгазьгә бизәкләр төшерү буенча күнекмәләр ясады, шуннан соң агачтан ясалган әйберләр белән эшләүгә керештеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар балаларга физик күнекмәләрне үстерергә генә түгел, ә балаларны социальләштерүгә дә ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы