Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 4-нче көнендә (29-нчы гыйнварда), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы узды. “Ярдәм” мәчетендә үткән әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, мөхтәсибәткә караган 13 мәчеттән барлык имамнар катнашты. Утырышны Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов алып барды. 2019-нчы ел нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга эш планнарын билгеләү чарасында шулай ук нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.
Җыелыш мөфти хәзрәтнең дога кылуы белән башланып китте. Хәзрәтләрне шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров та сәламләде. Ул 2020 елны Туган тел елы дип игълан иткәне өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алга таба төп чыгыш ясар өчен сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде:
– Аллага шөкер, без милади буенча яңа елга аяк бастык. Арттыру булмас дип уйлыйм: соңгы елларда бергә без илдә һәм республикада Ислам үсешенең нигезен тәшкил иткән күп кенә фундаменталь проектларны гамәлгә ашырдык. Хәзерге Татарстан өммәте системасының яшәү принципларына нигез салдык дип әйтсәк тә арттыру булмас. Ягъни бүген республикада ислам мәгарифе һәм дәгъват, Коръәнне өйрәнү, мөселман нәшрияты, хәйриячелек һәм медиа, хаҗ кылу, яшьләр һәм конфессияара сәясәт, халыкара элемтәләр кебек өлкәләр җайга салынган икән – бу безнең соңгы 7 елда башкарылган уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Иң зур казанышларыбызның берсе итеп Коръәнне бастыруның татарча традицияләрен торгызуда күрәм.
Үз чыгышында ул әлеге юнәлештә башкарылган эшләргә тукталды, 2017 елда басма Россиядә беренче мәртәбә Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. 2019 елда нәзарәт нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. Халыкара дәрәҗәдә танылу элекке Советлар Союзы илләре дини оешмалары арасында кызыксыну уятты: нәзарәт басмасы Үзбәкстан мөфияте тарафыннан тиражланды, электрон файллар Белоруссия мөселманнары Диния нәзарәтенә, Башкортстан мөфтиятенә тапшырылды. Узган елны дөнья күргән "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Әлеге басмалар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында “Хозур” нәшриятында бастырылды. Нәтиҗәдә, Татарстан Диния нәзарәте Коръәнне бастыру буенча илебездә эксперт булып танылды. Камил хәзрәт шулай ук рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең Дагыстанда тәкъдим ителүен дә югары бәяләде: “Анда эшләүче мөфтият Коръәннең барлык тәрҗемәләренә каршы иделәр. Бүгенгә кадәр Дагыстанда бернинди дә тәфсир сатылмады. Ә хәзер анда рәсми рәвештә без бастырган мәгънәви тәрҗемә сатыла. Шуңа без аны Дагыстанда тәкъдим итәргә булдык. Ә татар телендәге мәгънәви тәрҗемәне Мәскәүдә тәкъдим иттек. Аллага шөкер, аны хәзер өченче тапкыр типографиягә басмага бирәбез, ике атна саен бөтен тираж сатылып бетеп бара”.
Алга таба, мөфти хәзрәт катнашучыларны “Хозур” нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Нәшриятыбыз җиде ел эчендә 250 төрле исемдәге китап бастырды. Узган елны “Хозур” яңа рекордка иреште һәм 89 исемдә китап нәшер итте”, – диде ул.
Камил хәзрәт дәгъвәт эшенең массакүләм мәгълүмат чаралары аша да алып барылуына тукталып үтте. “Бүгенге көндә Мөфтият тарафыннан федераль масштабтагы мөселман медиакиңлеге булдырылды – "Хозур ТВ" телеканалы, "Азан" интернет-радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы, “Шура” альманахы гамәлгә куелды. "Умма" газетасы чыгып килә, "Ислам тудей" порталы эшли. “Хозур ТВ” мөселман телеканалы Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләрендә күрсәтә, “Шура” журналы да Россиянең берничә төбәгенә җибәрелә, “Ислам тудей” СНГ киңлегендә иң популяр ислам порталы булып санала. Нәзарәт тарафыннан 2013-нче елдан гамәлгә ашырыла башлаган Darul-kutub.com электрон китапханәсе 1000-гә якын исемдәге иске китапны (бу 1200-гә якын том), шул исәптән татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдырды. Узган елда гына да революциягә кадәр дөнья күргән 166 китап сканер аша узды. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсе борынгы китапларны электрон версиягә күчереп, Диния Нәзарәте бәяләп бетергесез эш башкара: киләчәк буыннарга үзебезнең мирасны җыеп тапшыра һәм теләгән һәркем өчен аның белән танышырга мөмкинлекләр тудыра”, – дип ассызыклады мөфти.
Камил хәзрәт аерым рәвештә «Даруль ифта» мөселман call-үзәге эшчәнлегенә, татар телен саклау һәм яшьләр сәясәтенә тукталды. “Мөфтиятебезнең мең кешелек волонтерлар хәрәкәте җыелды. Сез моңа үзегез дә шаһит. Республикакүләм ифтарны җиде ел эчендә без бер мең ярымнан унбиш мең кешелек иттек. Быел егерме мең кешене бергә җыеп ифтар үткәрү ниятебездә бар. Узган елны ифтар 1200 волонтер катнашында үткәрелде, алар Аллаһы ризалыгы өчен эшләделәр”, – дип билгеләп узды һәм моннан тыш яшьләр катнашында мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылуны билгеләп үтте.
– Гомумән алганда, үткән еллар мәчетләрдә татар телле мохит булдыру буенча хезмәт куюыбыз белән дә истә калыр. 2016 елда Пленум утырышында имамнарыбыз җомга вәгазьләрен фәкать татар телендә алып бару карарын бертавыштан кабул итте. Җыеп әйткәндә, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный, дип саныйбыз. Әлмәттә ачылган “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе дә шушы ук максатлардан чыгып барлыкка килде, – дип ассызыклап узды Камил хәзрәт.
Имамнар, Татарстан мөфтиенең чыгышын тыңлаганнан соң, нәзарәтнең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр һәм җыелышта катнашуы өчен Камил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Алга таба сүз “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга бирелде. Ул беренче чиратта “Хозур” телевидениесен бөтен Россиядә карап булсын өчен нәшрият тарафыннан эш алып барылуы, ә “Азан” радиосын FM-ешлыкка чыгару буенча ниятләре белән уртаклашты. Моннан тыш, ул Казан имамнарын вәгазьләр белән дә бүлешергә чакырды, ә иң яхшыларын “Шура” журналында бастырып чыгарырга вәгъдә бирде. Ришат әфәнде шулай ук мәчет каршындагы кибетләрдә “Хозур” нәшрияты китапларын сату мөмкинлекләрен киңәйтү буенча да фикерләрен җиткерде.
Алга таба шәригать белгече Булат хәзрәт Мөбарәков имамнарның дини сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, ул нәфел намазларын башкару тәртипләре, җомга көненең фазыйләтләре, намаз вакытлары буенча аңлатмалар биреп узды.
Утырыш ахырында имамнарга Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтенең 2020-нче елда узачак чаралар планы таратылды. Ел дәвамында мәчетләр арасында кышкы спартакиада, балалар арасында “Минем шәҗәрә” конкурсы, Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан чаралар, балалар арасында Коръән бәйгесе, “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Казан шәһәре мөхтәсибәтләре арасында мини-футбол ярышлары һ.б. үткәрү планлаштырыла.
Бүгенге җыелыш Коръән уку һәм Татарстан Республикасына киләчәктә дә чәчәк ату, бәрәкәт, иминлек, ә республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка эшендә хәерле нәтиҗәләр, уңышлар сорап дога кылып тәмамланды.