Апас мөхтәсибәтендә Мөслимәләр берлеге җыелышы узды

29 гыйнвар 2020 ел 15:18
Апас мөхтәсибәтендә Мөслимәләр берлеге җыелышы узды

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 4-нче көнендә (29-нчы гыйнварда), Апас мөхтәсибәтендә район Мөслимәләр берлеге җыелышы узды. Анда район авылларыннан утыздан артык мәхәллә активисты җыелды. Утырышта Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Үзенең чыгышында ул гүзәл затларга район өммәте тормышында актив катнашулары һәм җәмгыятьтә Ислам кыйммәтләрен таратуда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Аннары Мирхәт хәзрәт кыска вәгазь белән чыгыш ясады.

Аннары 2019-нчы елда район мөселман җәмәгатьчелеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән мөхтәсибәт вәкилләре – Луиза ханым Сафина һәм Венера ханым Сәгъдиева чыгыш ясады. Моннан тыш, делегатлар 2020-нче елга эш планнары буенча да фикер алыштылар. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар уздыру зарурлыгын билгеләп үттеләр. Шулай ук өстенлекле юнәлешләр арасында мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук проблемалы гаиләләр белән эшләүне дә атадылар.

Җыелыш күмәк рәвештә дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы