Нәзарәттә мәдрәсә мөгаллимнәренә «Педагогика һәм психология» программасы буенча дипломнар тапшырылды

30 гыйнвар 2020 ел 15:25
Нәзарәттә мәдрәсә мөгаллимнәренә «Педагогика һәм психология» программасы буенча дипломнар тапшырылды

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 5-нче көнендә (30-нчы гыйнварда), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәренә «Педагогика һәм психология» өстәмә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек турында дипломнар тапшыру тантанасы узды. Быел Татарстан мәдрәсәләре, Россия ислам институты һәм Казан ислам университетыннан әлеге курсларда 30 кеше белем алып, проект эшләрен уңышлы яклады.

Тантананы сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин ачып җибәрде:

– Соңгы елларда ислам мәгарифенә нәзарәт тарафыннан игътибар артканнан-арта бара. Безнең мәдрәсәләребез, югары уку йортларының оештыручысы – Диния нәзарәте. Шуңа күрә мөфтият алар белән кызыксына, чөнки дини мәгариф системасы тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Без берничә ел рәттән остазларыбызның әзерлек дәрәҗәсен кирәкле югарылыкка җиткерерү өстендә эшлибез һәм менә икенче тапкыр КФУ белән бергә 280 сәгатьтән торган әзерлек курсларын оештырдык. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшне алып барырга кирәк.

Алга таба катнашучыларга Татарстан мөфтие мөрәҗәгать итеп, тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

– Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабы Коръән-Кәримдә болай ди: “Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз (16:43)”, – дип әйтә. Хәдисләрдә дә: “Галимнәр – Пәйгамбәребезнең варислары”, – дип әйтелә. Шуңа күрә сезнең дәрәҗәгез бик олы, зур. Теләгән очракта белемнәрегезне сез хәзер Мисыр, Сүрия кебек чит илләрдә дә дәвам итә аласыз.

Чара барышында мөфти хәзрәт нәзарәт белән күпьеллык хезмәттәшлек алып барганы өчен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге директоры урынбасары Марат Сафинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Дипломнарны тапшыргач, Камил хәзрәт мөгаллимнәргә белемнәрнең файдасын күрүне, аны эштә куллануны һәм укыту процессын нәтиҗәле оештыруда уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы