Мөфти – ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында

30 гыйнвар 2020 ел 15:54
Мөфти – ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 5-нче көнендә (30-нчы гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Җыелышның мәртәбәле кунаклары арасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Коллегия "Мәдәният институтлары – милләтнең мәдәни кодын саклау коралы буларак" темасына багышланды һәм Иннополиста узды. Еллык җыелыш кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды, анда музей экспонатлары, татар нәшриятларының яңа китаплары, Идел буе халыкларының урта гасыр мәдәниятенә караган традицион музыкаль инструментлары һәм кул эшләнмәләре, шулай ук милли ризыклы фуд-корт тәкъдим ителде.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы