Мөфти Милләт эшләре буенча Федераль агентлык вәкиле белән күреште

30 гыйнвар 2020 ел 18:11
Мөфти Милләт эшләре буенча Федераль агентлык вәкиле белән күреште

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 5-нче көнендә (30-нчы гыйнварда), нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов белән күреште. Очрашуда шулай ук ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Михаил Ипатов, үз чиратында, Татарстан Республикасында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны саклау, ныгыту өлкәсендә алып барыла торган эшләрне югары бәяләде.

Мөфти хәзрәт мөхтәрәм кунакны нәзарәтнең күркәм проекты – татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып баручы “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе эшчәнлеге белән таныштырды. Камил хәзрәт әлеге телеканалны татарстанлылардан тыш, Башкортостан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләре дә карый алуын искәртеп узды һәм киләчәктә бөтен Россия тамашачыларына карау мөмкинлеге буенча фикерләрен җиткерде.

Алга таба сүз ислам мәгарифе системасында эшләүче белгечләрнең белемнәрен күтәрү, мәчетләрне белемле яшь кадрлар белән тәэмин итү хакында барды. Михаил Ипатов Россиядә ислам мәгарифе конкурентлыкка сәләтле булырга тиешлеген ассызыклап узды. Ул шулай ук Татарстанның укыту-методик берләшмәсен төзү һәм аны бөтен Россиягә тарату буенча уңай тәҗрибәсен югары бәяләп, Россия халыкларының милли спорт төрләре буенча ярышлар оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Мөфти хәзрәт спорт ярышларының яшьләр арасында төрле конфессия вәкилләрен берләштерә алуын билгеләде һәм татар милләтендә булган борынгы көрәш төрләрен һәм уеннарны да кертү фикере белән уртаклашты.

“Традицион диннәр бары яхшылык җиткерә. Без моны гаилә кыйммәтләрен саклауда да күрәбез. Халыклар үзләренең мәдәни кодларын һәм рухи кыйммәтләрен сакларга тиешләр. Сезнең хезмәтегездә уңышлар телим” – дип ихлас теләкләрен җиткерде Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, истәлеккә “Хозур” китапларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы