Келәмнәрне чистарту

31 гыйнвар 2020 ел 10:05
Келәмнәрне чистарту

Сорау. Әссәламү галәйкүм. Әгәр нәҗес (сидек, косык) келәмгә эләксә, нәҗесләнгән урынны пакьләү өчен аны өч тапкыр дымлы губка ярдәмендә сөртеп алу җитәме?

Җавап. Рәхимле вә Рәхмәтле Аллаһы исеме белән!

Вәгаләйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Юк, бер тапкыр дымлы губка белән сөрткәннән келәм чистармаячак. Нәҗеснең төренә карап, келәмне чистартуның ике төрле юлы бар:

1. Әгәр нәҗес кипсә һәм аның беленерлек эзе калмаса (мәсәлән, сидек). Бу очракта келәмнең нәҗесләнгән җиренә су сибегез, ә аннары суны губка, салфетка һ.б. белән сеңдереп, келәмне корытыгыз һәм киптерегез. Моны өч тапкыр эшләгез. Бу – келәм шактый калын булганда (чөнки аны сыгу мөмкин түгел), яки зур булып, идәнгә ябыштырылган һ.б. очракларда шулай эшләнә. Әгәр ул юка булып, аны сыгу мөмкин икән, ул теләсә нинди тукыма кебек үк чистартыла – аны өч тапкыр юарга кирәк (һәр юган саен сыгу шарты белән).

«Фәтава әл-Һиндийә» китабында болай диелгән:

⠀⠀
وما لا ينعصر يطهر بالغسل ثلاث مرات والتجفيف في كل مرة
⠀⠀⠀
«[Келәм кебек] сыгу мөмкин булмаган әйберләр өч тапкыр юып, һәр юган саен киптерү юлы белән чистартылалар».

2. Әгәр нәҗес кипкәннән соң эзен калдырса – мисал өчен, кан яки тизәк – бу очракта нәҗесләнгән урынга, тапны бетерү өчен, никадәр су кирәк булса – шулкадәр су сибегез. Әгәр ул бер тапкыр юганнан соң бетсә, шул җитәрлек була. Әгәр юк икән – тап беткәнче юарга кирәк. Әгәр (зур тырышлык куймыйча) гадәти юу нәтиҗәсендә тап (мәсәлән, кан төсе) бетмәсә, бу җир чистарган булып санала. Махсус химик чистарту чараларын һәм башкаларны куллануның ихтыяҗы юк. Әмма, билгеле, тапны химия белән дә эшкәртергә мөмкин.

«Фәтава әл-Һиндийә» китабында бу хакта болай диелгән:
⠀⠀⠀
وإزالتها إن كانت مرئية بإزالة عينها وأثرها إن كانت شيئا يزول أثره ولا يعتبر فيه العدد
فلو زالت عينها بمرة اكتفى بها ولو لم تزل بثلاثة تغسل إلى أن تزول
وإن كانت شيئا لا يزول أثره إلا بمشقة بأن يحتاج في إزالته إلى شيء آخر سوى الماء كالصابون لا يكلف بإزالته
وكذا لا يكلف بالماء المغلي بالنار

«Күзгә күренгән нәҗесне юкка чыгару аның үзен һәм эзен бетерү юлы белән башкарыла (әгәр аны бетерү мөмкин булса). [Агып торган суның] күләме әһәмияткә ия түгел... Нәҗес бер тапкыр юганнан соң бетсә, шул җитә. Әгәр нәҗес өч тапкыр юганнан соң да бетмәсә – юуны дәвам итәргә, ягъни нәҗес беткәнче юарга кирәк... Әгәр нәҗеснең эзен бары зур көч куеп кына бетерү мөмкин булса, мәсәлән, сабын ярдәмендә, аны бетерү өчен болай тырышуның хаҗәте юк... Шулай ук моның өчен суны җылытуга да ихтыяҗ юк”.

Аллаһы яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы