Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы кабаттан сатуда!

31 гыйнвар 2020 ел 13:45
Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы кабаттан сатуда!

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы 2000 данәдә кабаттан сатуга чыкты. Моңа кадәр чыккан тираж тулысынча сатылып бетте. Аны Казанда «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибете;

-белешмә өчен телефон: +7(966)-250-00-09.

Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7-нче декабрьдә Дагыстан Республикасы мөфтияте ярдәмендә Махачкалада тәкъдим ителде.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның тәфсирләренә мөрәҗәгать итте. Барлык искәрмәләр һәм аңлатмалар чыганагы – әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәренең абруйлы шәрехләре.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100