Нәзарәтнең "Хозур ТВ" каналы - YouTube-тагы язылучылар буенча Татарстан ММЧ-лары арасында лидер

31 гыйнвар 2020 ел 16:03
Нәзарәтнең "Хозур ТВ" каналы - YouTube-тагы язылучылар буенча Татарстан ММЧ-лары арасында лидер

Диния Нәзарәте канаты астында күрсәтеп килүче "Хозур ТВ" беренче мөселман телеканалы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында лидерлар рәтенә кертелде. Республика буенча иң алдынгы күрсәткечне ул YouTube-тагы язылучылар саны буенча яулады. Алар былтыр 800 000-гә якынлашты. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Сәлимгәрәев коллегия утырышында хәбәр итте. Җыелыш эшендә шулай ук Татарстан мөфтие киңәшчесе, "Хозур" Нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да катнашты. 

Россиядәге иң зур медиахолдингларның берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортының медиапроектлары рейтингы 2019 елда актив рәвештә үсештә булды. Әйтик, Татарстан мөфтиятенең мәгърифәтчелек өлкәсендә иң зур проекты – "Хозур ТВ" мөселман телеканалы 2019-нчы елда "Хозур ТВ" һәм "Хузур ТВ Архив" үз тапшырулары белән Youtub-та 64,5 млн кешелек аудиторияне колачлады. "Хозур ТВ" контентын караулар саны 70 млн-нан артып китте.

Шунысы игътибарга лаек, 2018-нче елда барлыкка килгән телеканал Татарстан чикләреннән чыгып, Башкортстанда, Чувашиядә, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә дә күрсәтелә башлады.

2019-нчы елда үзенең югары медиарейтингларын чираттагы тапкыр "Islam-today.ru" мәгълүмати-аналитик порталы да раслады – агымдагы елда сайтка керүчеләр саны 27 900 000-нан артып китте, үсеш 2 900 000-не тәшкил итә.

2019-нчы елда "Азан" интернет-радиостанциясе сайты, шулай ук iOS һәм Android платформалары өчен "Азан радиосы" мобиль кушымтасы яңартылды. Шулай ук 8 яңа радиотапшыру эшләнде, шул рәвешле, 2019-нчы елда эфирга барлыгы 30 исемдәге тапшыру чыгарылды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә экстремизм күренешләрен булдырмый калуга караган эшчәнлек шулай ук актив алып барыла. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә 13 тематик бит һәм төркем эшли, язылучыларның гомуми саны 2019-нчы елда 1 806 937 кешегә җитте, үсеш – 415 571 кеше.

Татарстан мөфтиятенең вакытлы матбугаты рус һәм татар телләрендә дөнья күрә. Имамнар өчен махсуслашкан "Шура" альманахы кварталга бер тапкыр татар телендә чыга. 2019-нчы елда альманахның гомуми еллык тиражы 8’000 данә, «Дин вә мәгыйшәт» газетасыныкы – 60 000, рус телендә «Умма» газетасыныкы – 36’000 данәне тәшкил итә. Мөселман өммәтенең актуаль мәсьәләләрен яктыртучы газеталарны Татарстаннан читтә дә зур кызыксыну белән яратып укыйлар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы