"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”

23 гыйнвар 2020 ел 09:00
"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

"Кыйссаларда гыйбрәт бар..."

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Алтынчы кыйсса. ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)

Җиденче кыйсса. ГОЗӘЕР (галәйһиссәлам)

Сигезенче кыйсса. ИДРИС (галәйһиссәлам)

Тугызынчы кыйсса. МУСА һәм ХОЗЫР (галәйһимәссәлам)

Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

Унберенче кыйсса. СӨЛӘЙМАН (галәйһиссәлам)

Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”

«Әл-Кәһф» – Коръәннең унсигезенче сүрәсе, ул Пәйгамбәргә ﷺ Мәккә чорында иңгән. Әлеге сүрә 110 аятьтән тора. Анда тугызынчы аятьтән алып егерме алтынчы аятькә кадәр «әсхабел-кәһф» кешеләре турында сөйләнә. Алар явыз хәкимнең эзәрлекләвеннән мәгарәгә качып, йокыга тала һәм шул халәттә тау куышында өч йөз елдан артык булганнан соң, яңадан тереләләр. Әлеге мәгарә әһелләренең яңадан терелүе Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен раслаучы билге булып тора. Фикер йөртүчеләр өчен әлеге кыйссада күпләгән гыйбрәтле мисаллар һәм үгет-нәсихәтләр бар. Аллаһы Тәгалә Үзе үк Коръәндә безгә болай ди:

نَّحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ نَبَأَهُم بِالْحَقِّ ۚ إِنَّهُمْ فِتْيَةٌ آمَنُوا بِرَبِّهِمْ وَزِدْنَاهُمْ هُدًى

«Без сиңа аларның башыннан кичкәннәрне хак белән сөйлибез. Һичшиксез, алар Раббыларына иман китергән яшьләр иде. Без исә аларның һидаятләрен арттырдык» (Әл-Кәһф, 18:13).

Мәгълүм булганча, Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам) күккә ашканнан соң, кешелек дөньясы берничә гасыр буе “пәйгамбәрсез” чорда яшәгән була. Бу дәвердә халык Инҗилнең эчтәлегенә үзгәрешләр керткән һәм гөнаһ баткаклыгына чумган, хакимнәр исә кешеләрне потларга табынырга һәм аларга корбан чалырга мәҗбүр иткән. Шундый хөкемдарларның берсе булып Дакйанус саналган, ул бөтен дәүләт буенча йөреп, табигъларының диндарлыгы турында турыдан-туры мәгълүмат җыя торган була. Иман әһелләре ул идарә иткән дәвердә яшерен рәвештә Аллаһыга табынган вә гыйбадәт кылган була. Әмма тотылган очракта, мөэминнәргә Дакйанус алдында икенең берсен сайларга туры килә: үлем яки ширек кату. Иман әһелләренең күпчелеге үзләре өчен үлүне кулай күргән. Шуңа күрә үлем барәбәренә алар Аллаһыга иманнарын саклап калып, Җәннәтне сайлаганнар. Дакйанусның әмере белән аларның үле тәннәрен шәһәр буенча башкаларга “гыйбрәт” булсын өчен асып куйганнар.

Иман китерүчеләр арасында берничә яшь егет - хөкемдарга якын мөнәсәбәттә торган гаиләләрдән чыккан балалар да була. Моны белеп, Дакйанус яшьләрне кулга алырга һәм аның янына китерергә боерган.

Аларны күреп, ул болай ди:

– Сезгә әлеге потларга табынырга һәм аларга багышлап корбан чалырга нәрсә комачаулый? Ни өчен сез бу шәһәрдә яшәүчеләрдән үрнәк алмыйсыз? Сез, башкалар кебек үк, безнең иләһләргә табына һәм аларга корбан чала башлаячаксыз, яки үлемгә дучар ителәчәксез.

Әмма бу яшьләр аңа үзләренең иманнары турында ачыктан-ачык белдерәләр:

وَرَبَطْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ إِذْ قَامُوا فَقَالُوا رَبُّنَا رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ لَن نَّدْعُوَ مِن دُونِهِ إِلَٰهًا ۖ لَّقَدْ قُلْنَا إِذًا شَطَطًا

هَٰؤُلَاءِ قَوْمُنَا اتَّخَذُوا مِن دُونِهِ آلِهَةً ۖ لَّوْلَا يَأْتُونَ عَلَيْهِم بِسُلْطَانٍ بَيِّنٍ ۖ فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا

«Алар (ул залим хөкемдарның потларга сәҗдә кылдыруына каршы) аягөсте торып баскач, Без аларның күңелләренә куәт (һәм сабырлык) бирдек, шул сәбәпле алар әйттеләр: “(Потлар безнең Раббыбыз була алмый!) Безнең Раббыбыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы (булган Аллаһы Тәгалә). Без Аннан башканы илаһ дип әйтмибез. Юкса, (дөреслектән) ерак сүз әйткән булырбыз. Безнең (ялгыш юлда булган) кавемебез Аннан башка илаһлар сайлады. Алар хакында ачык бер дәлил китерсәләр иде! (Ширек кушу белән) Аллаһка карата ялган уйдырма чыгарудан да залимрәк кем бар?» (Әл-Кәһф, 18:14-15)

Шул рәвешчә, ачыктан-ачык каршылык белдерүче шушы яшьләргә ачуы чыккан Дакйанус уйларга вакыт бирә һәм гомерләрен бер иләһлектән баш тартып саклап калырга тәкъдим итә һәм егетләрне яптыра. Әмма үткен егетләр, Аллаһка тәвәкәлләп, сарайдан качып чыгып китәләр һәм шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан тау куышына яшеренәләр.

Мәгарәгә бару юлында алар Кафештатайуш исемле көтүчене очрата. Ул ислам динен кабул итә һәм аларга җиденче булып иярә. Бу көтүченең Кытмир кушаматлы гадел эте була. Бу хәерле җан иясе алар артыннан бер дә калмыйча ияреп барган һәм Җәннәткә дә алар артыннан барып эләккән. Әгәр Җәннәткә Аллаһының дусларына ияргән эт тә керә алгач, Аллаһы Аның дусларына иярүчеләрне Җәннәткә кертми димени?!

Тау куышында яшәүчеләрнең бу батыр гамәле Аллаһы Тәгаләнең мактавына лаек, һичшиксез. Үз диннәрен саклап калу өчен, алар туган йортларын һәм бай әти-әниләрен ташлап, яшьтәшләре кебек дан-дәрәҗә, шөһрәткә бирелү юлына басмыйлар. Киресенчә, җәмгыятьтә зур абруй казанган аталары канаты астында гамьсез тормыш рәвеше алып баруга караганда, алар Аллаһка табынып аулак яшәүне өстенрәк күрәләр.

Шулай итеп, егетләр мәгарәгә килеп керә. Юлдан алҗып, алар түзә алмаслык бер арыганлык сизеп, йокыга тала. Өч йөз тугыз ел дәвам иткән бу йокыны аларга Аллаһы җибәрә. Тәннәренә зыян килмәсен өчен, Яралтучы аларны вакыт-вакыт бер яктан икенче якка борып куя. Эт тә, алгы тәпиләрен сузып, мәгарәгә керү ишеге алдында йоклаган була. Бу хакта Коръәндә болай диелә:

وَتَحْسَبُهُمْ أَيْقَاظًا وَهُمْ رُقُودٌ ۚ وَنُقَلِّبُهُمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَذَاتَ الشِّمَالِ ۖ وَكَلْبُهُم بَاسِطٌ ذِرَاعَيْهِ بِالْوَصِيدِ ۚ لَوِ اطَّلَعْتَ عَلَيْهِمْ لَوَلَّيْتَ مِنْهُمْ فِرَارًا وَلَمُلِئْتَ مِنْهُمْ رُعْبًا

«(Рәсүлем! Күзләре ачык булганга күрә һәм уңга-сулга каранып торганнары өчен,) Син аларны уяу дип санарсың, әмма алар йоклыйлар. Без аларны (туфракның черетүеннән саклау өчен) әле уң якка, әле сул якка әйләндерә идек. Этләре дә алда алгы аякларын сузып ята иде. Әгәр аларны (чәчләре, тырнаклары җиткән хәлдә) күрә алган булсаң, һичшиксез, алардан йөз чөерер һәм алар аркасында курку эчендә булыр идең» (Әл-Кәһф, 18:18).

Яралтучы Зат аларны мәгарәдә йоклаткан һәм Үзе үк, үлгәннән соң терелү булуны дәлил итеп, йокыдан уяткан.

Мәгарәдә яшәүчеләр уянгач, Дакйанусның гаскәрләре әле һаман да аларны эзәрлеклидер, дип уйлый. Ләкин тамаклары ачыкканга күрә, бер иптәшләрен азык эзләү өчен шәһәргә җибәрергә мәҗбүр булдылар. Туган шәһәренә килеп җиткәч, егет таң кала: урамнар һәм йортлар танымаслык булып үзгәргән була! Хәтта кесәсендә булган акчасы да күп еллар элек әйләнештән чыккан булуын аңлый ул. Егет аңына аермачык булып шул килә: йоклап киткәннән бирле берничә йөз ел үткән, явыз Дакйанус күптән вафат, ә хәзерге патша иман китерә һәм калган халык та үз динен иркен рәвештә тота ала икән.

Әлеге тарихны бар кылып, Яралтучы Зат кешеләргә Үзенең үлеләрне яңадан терелтү вәгъдәсен хаклык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Риваятьләрнең берсендә исә, Дакйанус үлгәннән соң, бик күп патшалар алмашынды, дип хәбәр ителә. Ахыр чиктә, бу илнең идарәчесе итеп мәрхәмәтле кеше куела.  Ул, кешеләр үлгәннән соң, алар җаны белән дә, тәне белән дә кубарылачакларына ышанган. Әмма җәмгыятьнең бер өлеше тән түгел, бары җан гына кубарылачак дип санаган. Әлбәттә, мондый карашлар халык арасында фетнә чыгуга сәбәп булган. Аны юкка чыгару өчен, мөселман җитәкче Аллаһы Тәгаләдән аңа һәм аның тарафдарларына хакыйкатькә ишарәләгән берәр вакыйга күрсәтүен үтенгән: “Ий, Раббым! Син барлыкка килгән каршылыкларны күрәсең. Кешеләргә хакыйкать барып җитсен өчен, безгә аңлатучы билгеләреңне һәм дәлилләреңне җибәрсәң идең”.

 Аллаһы Тәгалә бу игелекле колның ялваруын кабул итә һәм Кыямәт көненең һичшиксез булачагы һәм үлгәннәрнең кабаттан кубарылачакларын күрсәтү билгесе буларак, Раббыбыз өч йөз тугыз елдан соң әлеге яшьләрне уята.

وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوا أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ السَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَا

«Шулай итеп, Без алардан хәбәрдар иттек, Аллаһның (бөтен кешеләрне терелтү) вәгъдәсе (дә) хак булганын, Сәгатьнең җитүендә шөбһә булмаганын (кешеләр) белсеннәр. <…> » (Әл-Кәһф, 18:21). Моңа бер дә шикләнмәгез, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы