Васыятьнамәләр бәйгесе дәвам итә! Иҗади эшләр 16-нчы февральгә кадәр кабул ителә

03 февраль 2020 ел 13:58
Васыятьнамәләр бәйгесе дәвам итә! Иҗади эшләр 16-нчы февральгә кадәр кабул ителә

Казанның “Гаилә” мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен оештыра.

“Васыятьнамә – безнең балаларга, оныкларга, туганнарга, дусларга, якыннарга, күрше-тирәгә әйтеп калдырасы сүзләребез ул. Ул гадәттә ике өлештән тора. Беренче өлеше – бездән кала торган мал-мөлкәтнең күпме һәм кемгә калуы турында язу. Икенче өлеше – ул безнең балаларга, киләсе буыннарга әйтеп калдыра торган сүз”, – дип искәртә оештыручылар. Бәйгегә шушы әйтер сүзләрне язып васыятьнамә формасындагы иҗади эшләр кабул ителә.

Конкурс эшләрен кабул итү 2019 елның 1 декабрендә башланды һәм ул 2020 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. 24 февральдә бәйгегә йомгак ясалып, бөтен катнашучылар да «Гаилә» мәчетенә чакырылачак.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган үз васыятьнамәңне почта аша (420025, Казан, Җ.Фәйзи урамы, 2) юлларга, шул ук адрес буенча кәгазьгә бастырылган вариантны алып килергә яисә gailya.mechet@gmail.com электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Конкурс Нигезләмәсе: http://gailya.ru/vasyyatnamә-kilәse-buynnarga-әjjter-sүz

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 223-06-62 (мәчет); +7 (927) 426-14-22 (Илмир Хәбибуллин, оештыру комитеты).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана