Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 10-нчы көнендә (4-нче февральдә), Татарстан мөфтиятендә Дагыстан Республикасыннан килгән кунаклар булды. Мөхтәрәм дин эшлеклеләрен – Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Төньяк Территориаль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле, А.Ю.Йосыпов исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс Умалатов һәм Шәех Мөхәммәд Ариф исемендәге мәдрәсә директоры Магомед Гаджиевны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады.
Дагыстан кунаклары Татарстанга ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлар белән танышырга килүләре хакында белдерделәр.
Эшлекле сәфәр барышында алган хис-кичерешләре белән беренче булып Ильяс Умалатов уртаклашты:
- Татарстан Республикасына килүебез белән иң әүвәл РИИ ректоры Рафик Мөхәммәтшин белән очраштык, ул безне бик җылы каршы алды һәм безгә Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендә ничек эшләве, күпьеллык тәҗрибәсе, казанышлары турында сөйләде. Без мәгариф өлкәсенә караган уртак яклар турында фикер алыштык, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеге хакында сөйләштек, хафизлар өчен мәктәпләрне эшләтү, мәктәп балалары, үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәрдек. Бу җәһәттән ул безгә бик нык ярдәм итте һәм Әхмәтһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәгенә барырга тәкъдим итте. Аның эшчәнлеге белән дә таныштык.
Камил хәзрәт үз чиратында кунакларга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Балтачта урнашкан ир балалар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Әлмәттә урнашкан “Нур” татар мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде. :
Моннан тыш, кунаклар татар дин әһеле З.Рәсүлев хезмәтләре белән таныштылар, аның Коръән төрле кыйраәтләрен белүе, алган иҗазәтләре хакында фикер алышты.