Татарстан мөфтие Әлмәт төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

05 февраль 2020 ел 15:51
Татарстан мөфтие Әлмәт төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 11-нче көнендә (5-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районында булды. Эшлекле сәфәрен ул биредә урнашкан 8-нче төзәтү колониясеннән башлады. Республикабыз мөселманнары башлыгын ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, колония җитәкчесе урынбасары Александр Кузнецов озата йөрде.

Тоткыннар белән очрашу 8-нче төзәтү колониясенең “Йосыф” мәчетендә узды. Мәчеткә җомга намазларына даими рәвештә 30-35 кеше йөрсә, Рамазан аенда гыйбадәтханә үзенә 60-70-кә якын кешене сыйдыра. Биредә пәнҗешәмбе саен Татарстан мөфтиятеннән билгеләнгән имам – Булат хәзрәт Рәүпов тәҗвид, әхлак, тәхфиз фәннәреннән дин сабаклары бирә. Мәчет китапханәсе “Хозур” нәшрияты китаплары, Коръән басмалары белән тәэмин ителгән. Әлеге хезмәтләр буенча тоткыннар белемнәрен ныгыта, хәтта күптән түгел Коръән бәйгесе дә уздырганнар. 

Мөфти хәзрәт тоткыннарга мөрәҗәгать итеп, вәгазендә “Әлү-Гыймран” (“Гыймранның гаиләсе”) сүрәсенең 14 нче аятенең асыл мәгънәсен аңлатты: “Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, (яратылышыннан маңгае ак һәм бәдәне ала булып) тамгаланган (токымлы һәм матур аргамак) атларны, (дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек) терлекне һәм игенлекләрне яралту кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының (гади, бәһасез мәнфәгатьләрен чагылдырган) нәрсәләре. (Иң) Яхшы кайтачак урын (булган Җәннәт) исә – Аллаһ хозурында”.  Хәзрәт шулай ук бөек шәех, имам Раббаниның “Мәктүбәте” әсәрендә китерелгән нәсихәтләрне дә искә алды.

Безнең өчен иң мөһиме – Аллаһыга вә аның Рәсүленә буйсыну, шушы дөнья тормышына алданмау. Имам Раббани адәм балаларының Аллаһыга якынаерга омтылуларында җитмеш мең тоткарлык бар, дип яза. Кемдер шуларның бишесен, кемдер өчәсен генә җиңә. Әгәр кем дә булса аларның җидесен дә җиңгән икән, ул кеше үзен бәхетле дип саный ала, – дип белдерде Камил хәзрәт һәм Коръәндә телгә алынган киртәләргә тукталып китте. - Кеше юлындагы беренче киртә – гүзәл затларга булган теләк. Бу – авыр сынау һәм бик азлар гына аны “уңышлы” үтә ала. Аллаһы Тәгалә безгә “зина кылмагыз” дип кенә әйтми, ә “зинага якынлашмагыз” ди. Бу бозыклыкка иярү – начар юл. Димәк, беренче киртә ул – шәһвәт, хатын-кызларга булган җенси дәрт. Икенче киртә – балаларга мәхәббәт. Әйтергә мөмкиннәр: нишләп, балаларны ярату начармыни? Әгәр дә моны дөрес аңлап, аларны ярату бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә булганда, билгеле, бу яхшы гамәл. Әмма балаларның теләкләрен үтим дип кеше тыелган юлларга керә башлый. Өченче киртә – алтын-көмеш, мал-мөлкәт җыюга булган омтылыш. Дүртенче киртә – саф токымлы атлар. Безнең көннәргә күчергәндә ул кыйммәтле автомобильләр булырга мөмкин. Без хәзер адәм балаларының үз машиналарын ни рәвешле яратуларын күрәбез. Бер галим боларның барысына карата да болай дип белдергән: “Акча кесәдә булсын һәм йөрәккә урнашмасын”. Мал-мөлкәтне, хәтта бар байлыгыңны да кулда тотып йөрергә мөмкин, ләкин ул кешене буйсындыру юлына бастырырга тиеш түгел. Чираттагы киртә – йорт хайваннарына, мал-туарга мәхәббәт. Урта Азиядә, мисал өчен, курдюклы сарыклар үрчетәләр, хәтта аларны симертү нәтиҗәләре буенча ярышлар оештыру белән дә мавыгалар. Кешеләрнең бар гомере шул малларны тәрбияләп үтә. Дөрес, хәзер бездә бу сирәк күренеш, әмма элек андый ярышлар еш үткәрелә торган булган. Соңгы киртә – чәчүлекләр. Безнең республикабызда авыл хуҗалыгы көчле үсеш алган – кем өчендер бу шулай матди байлык чыганыгы булып тора. Югарыда саналган киртәләрнең һәркайсы – хатын-кызларга булган җенси дәрт (шәһвәт), балаларга, алтын-көмеш эшләнмәләргә, атларга, мал-туарга һәм чәчүлекләргә карата мәхәббәт – фани дөньяга карый торган әйберләрдән санала.

Камил хәзрәт шулай ук бөек имамыбыз Әбу Хәнифә хәзрәтләре тормышыннан шундый бер вакыйга китерде. Бервакыт, ул дәрес үткәргәндә, товар төялгән кәрванның талануы һәм аның шәһәргә кадәр барып җитмәвен белгертү өчен, берәү мәчеткә йөгереп керә. Имам бары тик башын түбән ия, һәм: “Әлхәмдүлилләһ”, – дип, дәресен дәвам итә. Чынлыкта исә аңа үз мөлкәтенең юкка чыгуы турында хәбәр бирәләр, ә ул “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтә! Дәрес тәмамлангач, шул ук кеше кабат пәйда була һәм аңа хәбәрнең ялгыш булуын, кәрванының уңышлы гына барып ирешүен җиткерә. Әбу Хәнифә янә башын гына иеп, тагын шул ук сүзне (“Әлхәмдүлилләһ”) кабатлый. Камил хәзрәт риваятьне дәвам итә:  

- Аның укучылары түзеп тора алмыйча: “Остазыбыз, сез бу хәлгә ни өчен шулай тыныч карадыгыз?” – дип сорыйлар. Ул аларга аңлатып бирә: “Мин калебемә дәштем һәм бу хәбәрләрне ишетүгә миндә дулкынлану хисенең әсәре дә булмаган иде. Үземдә дөнья малына мәхәббәт булмаганлыкка шатландым һәм Аллаһка мең-мең рәхмәтләр укыдым”.

Очрашуның икенче өлешендә Камил хәзрәт тоткыннарның дини сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, читекләргә һәм оекбашларга мәсех кылу, азык-төлеккә, ашамлыкларга кушылган өстәмәләргә динебезнең мөнәсәбәте, хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазы вакытын билгеләү һ.б. мәсьәләләргә карый иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы