Мөфти Әлмәттә “Нур” татар телле мөселман мәктәбе эшчәнлеге белән танышты

05 февраль 2020 ел 16:05
Мөфти Әлмәттә “Нур” татар телле мөселман мәктәбе эшчәнлеге белән танышты

Бүген җөмәдәл-ахир аеның 11-нче көнендә (5-нче февральдә),  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районында булды.  Монда ул шәһәр һәм район башлыгы Тимур Нагуманов белән күреште. Җитәкчеләр райондагы дини вәзгыятьне яхшырту өлкәсендә мөхтәсибәт һәм җирле хакимиятнең хезмәттәшлеген үстерү хакында фикер алыштылар. Бу Тимур Дмитриевичның яңа вазифаларга керешүеннән соң мөфти белән тәүге очрашуы иде.

Эш сәфәре барышында Камил хәзрәт шулай ук Диния нәзарәтенең «Нур» татар мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Татарстан мөфтиенә мәктәп буенча экскурсияне Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов оештырды. Аерым алганда, мөфти әти-әниләр өчен бүлмәне, намаз уку бүлмәсен, тәһарәт алу бүлмәсен, уку сыйныфларын карады. Актлар залында исә балалар кунаклар килү уңаеннан махсус кичә үткәрделәр, I-II сыйныф укучылары Коръән сүрәләре укып күрсәтте, шигырьләр сөйләде, татар һәм гарәп телендә мөнәҗәтләр, нәшидләр башкарды. Хәзерге вакытта мәктәптә 36 бала белем ала. Биредә дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла. Программа буенча татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре укытыла. Малайлар һәм кызлар аерым сыйныфларда белем ала.

Белем бирү учреждениесенең оештыручысы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте. Әлеге мәктәптә 2 башлангыч сыйныф укытучысы, 1 тәрбияче һәм 2 дин дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр эшли. Балалар Коръән өйрәнү буенча дәресләр алалар, намаз вакыты кергәч намаз укыйлар. Ислам дине дәресләрен кызлар төркемендә – хатын- кыз укытучы, малайларда ир-ат укытучы алып бара. Төп предметларны укучылар өйләгә кадәр үзләштерсә, өйләдән соң дин дәресләре укытыла. Мәктәптә балалар иртәнге 8дән кичке 4кә хәтле тора ала.

Бинаның эчке төзелеше татар орнаментлары белән бизәлгән. Балалар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр өчен, бар уңайлыклар да тудырылган. Беренче катта татар милли сандыгы урын алган. Укулар тәмамлангач, әлеге сандыктан балаларга бүләкләр алып биреләчәк. 

Мәктәп үз эшчәнлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара, киләсе уку елына мәктәпнең спортзалын төзү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы