Казанда WORLD HIJAB DAY үтте. Кичәнең махсус кунагы татар җырчысы Гүзәлем булды

05 февраль 2020 ел 16:27
Казанда WORLD HIJAB DAY үтте. Кичәнең махсус кунагы татар җырчысы Гүзәлем булды

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 11-нче көнендә (5-нче февральдә), Казанның «Тантана» залында  «Зәкят» Хәйрия фонды WORLD HIJAB DAY кичәсен уздырды. Чара Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланды һәм берьюлы 120 гүзәл затны үз куенына җыйды. Алар арасында күпбалалы әниләр, ялгыз әниләр, авыру балаларны тәрбияләүче әниләр, төрле диагнозлар белән яшәүче кызлар бар иде… Шундыйларның берсе — Нәзарәтнең «Зәкят» фонды тормышында актив катнашучы Диләрә Хөснуллина. Ул гадәт буенча кичәне Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде. Мөфтиятнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова кунакларны сәламләп, чараны оештыручыларга, иганәчеләргә, волонтерларга тирән рәхмәтен белдерде. 

Алга таба гүзәл затлар алдында мавыктыргыч бер нәсихәт белән Казан ислам университеты остазы Миләүшә ханым Әдһәмова чыгыш ясады. Ул әниләргә һәм кызларга Исламда хатын-кызның киенә әдәбе турында сөйләде, «эчке» һәм «тышкы» хиҗаб хакында фикерләрен җиткерде:  

– Тышкы хиҗаб безне баштан-аяк тирә-юньдәге зыянлы тәэсирләрдән саклый. Ул — Раббыбызның рәхмәте дә, әмере дә. Коръәндә болай диелә: Это милость Аллаха и его повеление. В Священном Куръане сказано: « …> Күренгәннәреннән (йөз, аяк һәм кул чукларыннан) башка (капланылуы тиеш булган беләзек, аяк беләзеге, алка һәм муенса кебек) бизәнгечләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен башларыннан (җаһилият дәверендәге кебек аркаларына табан түгел,) якалары өстенә (муенсаларын, күкрәкләрен һәм бөтен гәүдәләрен капларлык һәм гәүдәне белендермәслек итеп) салындырсыннар. Матурлыкларын (беркемгә дә) ачмасыннар, мәгәр ирләренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки улларына, яки ирләренең (башка хатыннардан булган) улларына, яки ир (бер) туганнарына, яки ир (бер) туганнарының улларына, яки кыз (бер) туганнарының улларына (яки аталары, аналарының бертуганнары булган абыйлары кебек гомерлек мәхрәмнәренә), яки үз (динендә) хатыннарга, яки (кяфер булсалар да, җарияләрдән) уң куллары ия булганнарга, яки (хатынны ир-аттан аермаслык дәрәҗәдә акылга зәгыйфь яки ахмак) хезмәтче ирләрдән (хатын-кыз белән җенси якынлык кылу) ихтыяҗы булмаганнарга, яки хатыннарның гаурәтләреннән хәбәрләре булмаган (кечкенә) балаларга (күрсәтүләре) булмаса гына» («Ән-Нур» сүрәсе, 31 аять). Эчке хиҗаб – ул безнең калеб. Күңел һәм йөрәк һәрдаим рухи баетылуга мохтаҗ. Хәтерләсәгез, Раббыбыз Илчесе ﷺ болай дигән: «Аллаһ безнең тышкы кыяфәткә карамый, бары калебезне һәм гамәлләрегезне генә бәяли».

Лекциядән соң, гүзәл затлар төрле иҗади мастер-классларда катнашты. Кичәнең махсус кунагы  танылган җырчы Гүзәлем яулык бәяләргә өйрәтсә, «Содружество мастеров Поволжья» остабикәсе Светлана Савина аларны чәчкә бәйләмнәре ясарга, «Бәхет ачкычы» иҗади студиясе чәч бизәнгечләре, татлы бәйләмнәр ясап күрсәтте, мехенди осталары кына белән бизәкләр тезде. 

Кичәдә катнашкан һәркемгә оештыручылар затлы яулыклар өләште. 

Календарь дата узуга да карамастан, Татарстанда Хиҗаб көненә багышланган чаралар дәвам итә. 7-нче февральдә 16:00 сәгатьтә Балык Бистәсе Мәдәният йортында “Кием – күңел көзгесе” исемле ярминкә узачак. Аның программасында шулай ук дефиле, лекцияләр, мастер-класслар, чәй эчү һәм башка чаралар планлаштырылган.

Хиҗаб көненә багышланган тагын бер зур вакыйга Ислам үзәгендә көтелә. Биредә 10-нчы февральдә «Преображение. Лучше, чем вчера» дип исемләнгән чара узачак. Анда кызлар өчен лекцияләр укыячаклар, тренинглар, рәсем, макияж, косметология буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы