Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 12-нче көнендә (6-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Теләче районына эшлекле сәфәр кыла.
Татарстан мөселманнары башлыгын Теләче районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев озата йөри.
Беренче эш итеп мөфти хәзрәт район Ветераннар йортын, Теләченең туган якны өйрәнү музее белән танышты. Соңыннан Камил хәзрәтнең Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән эшлекле очрашуы узды. Очрашуда сүз райондагы дини вәзгыять хакында барды. Бүгенге көндә районда 29 мәчет эшли. Нәҗип Нәкыйпович мөфтигә Теләче үзәгендә яңа мәчет салу буенча тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Алга таба район мәдәният йортында нәзарәтнең Аксакаллар шурасының еллык утырышы башланды. Әлеге чара Яшел үзән мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюповның дога кылуы белән ачылды. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга сәламләү сүзләре җиткерде, район тарихы һәм бүгенге хәле, милли һәм дини тормышы белән таныштырды.
Нәзарәтнең эшчәнлеге белән таныштыру өчен сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул нәзарәт тарафыннан республикабыз мөселман өммәте үсешенә караган төрле юнәлешләр – ислам мәгарифе һәм дәгъват, Коръәнне өйрәнү, мөселман нәшрияты, хәйриячелек һәм медиа, хаҗ кылу, яшьләр һәм конфессияара сәясәт, халыкара элемтәләр кебек өлкәләр буенча нәтиҗәләр ясады. «Иң зур казанышларыбызның берсе итеп Коръәнне бастыруның татарча традицияләрен торгызуда күрәм. 2017 елда Коръән басмасы Россиядә беренче мәртәбә Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. 2019 елда нәзарәт нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. Халыкара дәрәҗәдә танылу элекке Советлар Союзы илләре дини оешмалары арасында кызыксыну уятты: нәзарәт басмасы Үзбәкстан мөфияте тарафыннан тиражланды, электрон файллар Белоруссия мөселманнары Диния нәзарәтенә, Башкортстан мөфтиятенә тапшырылды. Узган елны дөнья күргән "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Әлеге басмалар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында “Хозур” нәшриятында бастырылды. Нәтиҗәдә, Татарстан Диния нәзарәте Коръәнне бастыру буенча илебездә эксперт булып танылды».
Алга таба, мөфти хәзрәт катнашучыларны “Хозур” нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Нәшриятыбыз җиде ел эчендә 250 төрле исемдәге китап бастырды. Узган елны “Хозур” яңа рекордка иреште һәм 89 исемдә китап нәшер итте”, – диде ул.
Камил хәзрәт дәгъвәт эшенең массакүләм мәгълүмат чаралары аша да алып барылуына тукталып үтте. “Бүгенге көндә Мөфтият тарафыннан федераль масштабтагы мөселман медиакиңлеге булдырылды – "Хозур ТВ" телеканалы, "Азан" интернет-радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы, “Шура” альманахы гамәлгә куелды. "Умма" газетасы чыгып килә, "Ислам тудей" порталы эшли. “Хозур ТВ” мөселман телеканалы Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләрендә күрсәтә, “Шура” журналы да Россиянең берничә төбәгенә җибәрелә, “Ислам тудей” СНГ киңлегендә иң популяр ислам порталы булып санала. Нәзарәт тарафыннан 2013-нче елдан гамәлгә ашырыла башлаган Darul-kutub.com электрон китапханәсе 1000-гә якын исемдәге иске китапны (бу 1200-гә якын том), шул исәптән татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдырды. Узган елда гына да революциягә кадәр дөнья күргән 166 китап сканер аша узды. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсе борынгы китапларны электрон версиягә күчереп, Диния Нәзарәте бәяләп бетергесез эш башкара: киләчәк буыннарга үзебезнең мирасны җыеп тапшыра һәм теләгән һәркем өчен аның белән танышырга мөмкинлекләр тудыра”, – дип ассызыклады мөфти.
Камил хәзрәт аерым рәвештә «Даруль ифта» мөселман call-үзәге эшчәнлегенә, татар телен саклау һәм яшьләр сәясәтенә тукталды. “Мөфтиятебезнең мең кешелек волонтерлар хәрәкәте җыелды. Сез моңа үзегез дә шаһит. Республикакүләм ифтарны җиде ел эчендә без бер мең ярымнан унбиш мең кешелек иттек. Быел егерме мең кешене бергә җыеп ифтар үткәрү ниятебездә бар. Узган елны ифтар 1200 волонтер катнашында үткәрелде, алар Аллаһы ризалыгы өчен эшләделәр”, – дип билгеләп узды һәм моннан тыш яшьләр катнашында мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылуны билгеләп үтте.
– Гомумән алганда, үткән еллар мәчетләрдә татар телле мохит булдыру буенча хезмәт куюыбыз белән дә истә калыр. 2016 елда Пленум утырышында имамнарыбыз җомга вәгазьләрен фәкать татар телендә алып бару карарын бертавыштан кабул итте. Җыеп әйткәндә, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный, дип саныйбыз. Әлмәттә ачылган “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе дә шушы ук максатлардан чыгып барлыкка килде, – дип ассызыклап узды Камил хәзрәт.
Алга таба нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов чыгыш ясады. Ул татар телен саклау, татар халкының үсеш стратегиясендә диннең ролен көчәйтү, татар дин әһелләренең каберләрен барлау һәм аларның исеме белән атап укулар оештыру буенча башкарылган эшләргә тукталды:
– Беренчедән, узган елны җөмһүриятебезнең 7 төбәгендә районара киңәшмәләр үткәрдек. Бу җыелышларда түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдек: татар мәктәпләрен саклау, дәресләрдән тыш эшләр кысаларында балалар өчен чаралар оештыру, төрле җыеннарда, җыелышларда, башка массакүләм чараларда татар телендә чыгышлар ясауны хуплау һ.б.
Моннан тыш, Айрат хәзрәт 2020-нче ел планнары белән дә уртаклашты, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгына багышлап чаралар оештыруга тукталды. «Җиңү көнен бик зурлап, ветераннарны хөрмәт итеп үткәрергә кирәк. Ветераннарны барлап чыгарга, Коръән ашлары үткәрергә, бүләкләр бирергә тәкъдим итәм. Әлеге чараны нәзарәт тарафыннан ел саен үткәреп киләбез, быел Рамазан аена кадәр ветераннарны җыярга ниятлибез», – диде. Моннан тыш, Айрат хәзрәт барлык спорт ярышларын, Коръән уку, азан әйтү һәм башка бәйгеләрне ТАССРның йөз еллыгына багышлап үткәрергә өндәде.
Утырыш Татарстанның төрле районнарыннан килгән Аксакаллар шурасы оешмасы җитәкчеләре чыгышы белән дәвам итте. Ахырдан катнашучылар бертавыштан резолюция кабул итте.