Галиев мәчетендә ислам буенча 10 минутлык дәресләр башлана

07 февраль 2020 ел 16:49
Галиев мәчетендә ислам буенча 10 минутлык дәресләр башлана

Казанның Галиев мәчетендә 10 февральдән башлап мөселманнар өчен Ислам буенча экспресс-дәресләр башлана. Дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр өйлә намазы керүгә 10 минут кала Диния Нәзарәтенең Шәригать белгечләре һәм Коръән-хәфизләре фикһе, хәдис белеме һәм Коръән буенча сабаклар бирәчәк. Дүшәмбе саен остазлар гыйбадәт кылу тәртипләренә өйрәтәчәк. Атнаның һәр сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә хәдисләрне һәм аларның мәгънәләре өйрәтеләчәк. Пәнҗешәмбе көннәрендә теләгән һәркем Коръәнне дөрес уку — тәҗвид дәресен тыңлый алачак. Дәресләр Рамазан ае җиткәнчегә кадәр дәвам итәчәк.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы