Намаз уку дәресләренә 100-дән артык гариза кабул ителгән. Курсларга язылу дәвам итә!

10 февраль 2020 ел 15:59
Намаз уку дәресләренә 100-дән артык гариза кабул ителгән. Курсларга язылу дәвам итә!

15 февральдә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрә. Халык арасында популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Бүгенгә проектта катнашу теләген 100-дән артык кеше белдергән. Аларның иң яшенә 17, иң өлкәненә – 82 яшь. Намаз уку дәресләренә шулай ук ишетмәүче “шәкертләр” язылган. Махсус алар өчен сурдотәрҗемә оештырылачак. Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

28 мартта проектны ябу тантанасы була.  Бу көнне «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу турында сертификатлар тапшырылачак. Ябылу тантанасы узганнан соң бәйрәм мәҗлесе – “Коръән ашы” узачак.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 6+1 дәрес үткәрү күздә тотыла:  «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (2 дәрес: намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы).

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. 4 сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 400 кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы