"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Унөченче кыйсса. “Һабил белән Кабил”

03 февраль 2020 ел 11:15
"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Унөченче кыйсса. “Һабил белән Кабил”

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

"Кыйссаларда гыйбрәт бар..."

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Алтынчы кыйсса. ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)

Җиденче кыйсса. ГОЗӘЕР (галәйһиссәлам)

Сигезенче кыйсса. ИДРИС (галәйһиссәлам)

Тугызынчы кыйсса. МУСА һәм ХОЗЫР (галәйһимәссәлам)

Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

Унберенче кыйсса. СӨЛӘЙМАН (галәйһиссәлам)

Уникенче кыйсса. “ТАУ КУЫШЫ КЕШЕЛӘРЕ”

Унөченче нәсихәт. “ҺАБИЛ БЕЛӘН КАБИЛ

وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ 

“Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак (бер бәян) белән укы...” Аллаһы Тәгалә  Коръән-Кәримдәге “Әл-Маидә” (Табын) сүрәсенең 27-нче аятендә шулай ди. Әлеге сүрәдә бар мөэминнәргә үгет-нәсихәт итеп кешелек тарихыда иң фаҗигале сәхифәләренең берсе хакында бәян ителә. Раббыбызның әмеренә буйсынып Һабил һәм Кабил турында без дә искә төшерик...

Адәм (галәйһиссәлам) һәм Һава Җәннәттә яшәгәннәр. Әмма тыелган агачның җимешен татып карагач, аларны җиргә - Һаваны Җиддәгә, ә Адәмне (галәйһиссәлам) Һиндстанга куып төшерәләр. Кылган ялгышларына ихлас тәүбә итеп һәм елап, алар Аллаһыдан кичерүен сорап ялваралар. Кодрәтле һәм Гафу итүче Ходай Тәгалә аларның тәүбәсен кабул итә һәм аларга Мәккә янындагы Гарәфәт үзәнендә очрашырга рөхсәт бирә. Бераздан Ул аларга балалар да бүләк итә һәм шул рәвешле кешелек дөньясы үрчи башлый.

Аллаһы Тәгалә Адәм (галәйһиссәлам) белән Һавага күп балалар насыйп итә. Тапкан саен Һава дөньяга  игезәкләр тудырган була, аларның берсе һәрчак кыз бала, икенчесе ир бала була. Шулай итеп ул егерме пар балага тормыш бирә, тик Шис (галәйһисәлләм) генә берүзе туа. 

Бер ата һәм ана балалары, бертуган абый-сеңелләр һәм апа-энеләр булып, алар кешелекне ничек үрчеткән соң? Ул чорда, Аллаһы Тәгалә, шундый зарурлык булгач, Адәм балалары өчен үзара никахны рөхсәт итә, ягъни ул вакыт шәригате буенча бертуганнарга никах тыелмаган була. Әмма бер шарт белән - никах игезәк сыңарлар арасында була алмый! Ир балалар үзләренннән алда яки үзләреннән соң туган кыз туганнарына гына өйләнә алганнар. Кешеләрнең саны билгеле бер күләмгә җиткәч, Нух (галәйһиссәлам) вакытында Аллаһы Тәгалә бу кагыйдәне гамәлдән чыгара һәм бертуганнар арасында никах тыела башлый. 

Адәм (галәйһиссәләм) белән Һаваның беренче игезәк балалары булып Һабил белән Кабил һәм аларның игезәк кыз туганнары тора. Балигъ булгач, Кабил – Һабилнең игезәк кыз туганына, Һабил – Кабилнең игезәк кыз туганына өйләнергә тиеш була. Ләкин Кабил гына моңа риза булмый: аның үзенең чибәр игезәк сыңарына күзе төшә.

Туган туганга каршы

Адәм (галәйһиссәлам) улын үгетли, мондый никахның тыелган булуы турында кисәтә, Аллаһының әмерләренә буйсынуны таләп итә... Ләкин холыксыз, кызу канлы, итәгатьсез һәм кечкенәдән үк Һабилдән көнләшеп яшәгән Кабил әтисенә каршы баруыннан туктамый. Шунда Адәм (галәйһиссәлам) ике улын да чакырып алып әйтә:

– Сез икегез дә Аллаһыга корбан китерергә тиешсез. Раббыбыз кемнең корбанын кабул итә, мин бу кызымны шуңа кияүгә бирәм. 

Һабил мал үрчетү белән шөгыльләнгән була һәм шуңа да корбанга үзенең иң яхшы көр сарык тәкәсен бирә. Игенчелек белән көн күргән Кабил исә корбанга иң начар бодаен китереп бирә.

Ул вакытларда, әгәр дә Аллаһы корбанны кабул итсә, Ул аңа күктән ут ата торган була, ә кабул ителмәсә, корбан җирдә ятып кала. Мондый хәл Исраил балалары килеп чыкканга кадәр, җирдә кешеләр ишәеп, алар арасында мохтаҗлар барлыкка килгәнче дәвам итә. Шуннан соң Аллаһы моны туктата.

Риваятьләрнең берсендә, Һабил корбан итеп үз кулларында үстереп тәрбияләгән, җан дусты итеп күргән сарык тәкәсен китергән, дип бәян ителә. Аның белән аерылу ничек кенә авыр булмасын, Аллаһы ризалыгын алу аның өчен барысыннан да кыйммәтрәк була. Һәм Раббыбыз, билгеле, аның бу олы һәм ихластан тапшырган корбанын кабул итеп ала, һәм сарыгын Җәннәткә урнаштыра. Соңыннан, берничә гасыр үтеп, бу сарык тәкәсе әле Ибраһимның (галәйһиссәлам) улы Исмәгыйльне (галәйһиссәлам) дә үлемнән коткарып калачак. Аларга йолым итеп ирештерелгән хайванны хәтерлисезме? Ул Һабил сарыгы була да инде. Шулай итеп, Һабил үзе дә белмичә, сарыгын корбан китереп, алдагы токымының өзелә язган буынын саклап алып кала. 

Коръәндә әйтелгән:

وَفَدَيْنَاهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ

«Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек” (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 107-нче аять).

Күргәнебезчә, корбан китерү – ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне аша белдерү һәм дәлилләү. Ул безгә юмартлык күрсәтергә, Аллаһыга карата булган чиксез сөюбезне, үзебезнең Аңа итагать итүебезне, Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә. Корбан чалу турында Раббыбыз әмере һиҗринең икенче елында ук кабул ителә. Коръән-Кәримдә әйтелгән:

فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ

“(Шулай булгач) Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән) корбан чал (да, корбан итләрен юксылларга тарат)” (“Әл-Кәүсәр” (Муллык) сүрәсе, 2-нче аять). Ләкин, Коръәндә шул ук вакытта болай диелә:

لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَٰكِن يَنَالُهُ التَّقْوَىٰ مِنكُمْ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرَهَا لَكُمْ لِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَىٰ مَا هَدَاكُمْ ۗ وَبَشِّرِ الْمُحْسِنِينَ

“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә. Сезне һидаяткә ирештерде дип (“Аллаһу әкбәр” диеп,) Аллаһка тәкбир әйтүегез өчен Ул аларны сезгә буйсындырды.  (Рәсүлем!) Күркәм гамәл ияләрен сөендер” (“Әл-Хәҗ” (Хаҗ) сүрәсе, 37-нче аять).

Димәк, корбан чалуның асыл мәгънәсе корбан итендә һәм канында түгел, ә чын ихласлык, иманда ныклык, тәкъвалык күрсәтүдә, Аллаһыга итагать итүдә. Һабил мисалы - безгә нәсихәт: кеше Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбанының файдасын, һичшиксез, күрәчәк. Әгәр үзе күрмәсә, балалары яки оныкларына куаныч китерәчәк. 

Шулай итеп, Кабил һәм Һабил корбанга дигән мөлкәтләрен алып, аларны тау битенә өеп куялар. Шул мизгелдә күктән ут төшеп Һабилнең корбанын йотып куя, ә Кабилнең корбаны кагылмаган булып кала. Шуннан инде Һабилнең Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешүе, ә Кабилнең хак булмавы ачыклана. Коръән-Кәримдә бу турыда болай дип әйтелгән:

وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ ۖ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ

«Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак (бер бәян) белән укы. Менә ул икәү берәр корбан тәкъдим иттеләр; аларның берсеннән (бу корбаны) кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул (корбаны кабул ителмәгән Кабил Һабилгә): “Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен”, – диде. Ул исә әйтте: “Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә (корбаннарын) кабул итә» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 27-нче аять).

Шулчак Кабилнең аңын көнчелек һәм нәфрәт томалый. Ачуы чыгып, акылын җуйган Кабил үз туганын күралмый һәм әтисен гаепли башлый:

– Син Һабилгә дога укыдың, шуңа да аның корбаны кабул булды, әгәр син аңа дога укымасаң, аның корбаны түгел, ә минем корбан кабул ителер иде.

Аңа җавап итеп Адәм (галәйһиссәлам) әйтә:

– Юк, улым. Һабил корбанга үз мөлкәтеннән иң яхшысын сайлап алды, ә син булганыңның иң начарын Раббың ризалыгы өчен корбан итеп китердең. Аллаһы тәкъвалыларның корбанын кабул итә. 

Җирдәге беренче җинаять

Әмма атасының үгет-нәсихәтләре Кабилне тынычландыра алмый һәм ул шайтан коткысына бирелә. “Һабилне үтер дә, игезәк кыз туганыңа өйлән” дигән вәсвәсә аның башын әйләндерә, тынгы бирми, ярсыта, туганыннан үч алырга чакыра... Зиһененә ачыклык килә алмыйча, Кабилнең нәфрәт тулы йөрәге бертуганын үтерергә батырчылык итә. Һәм ул Һабилне ерактагы болыннарга көтү көтәргә чыккан вакытын сагалап тора башлый. 

Һабил исә үз туганыннан яманлык килер дип башына да китерми: көтү көткәндә ул малларын иркенгә җибәрә дә, үзе бер агач күләгәсенә ял итәргә ята. Ята торгач, үзенә текәлеп торган бер карашны тоя. Бу явызлык һәм дошманлыктан янып торган Кабил була. Зиһенен дә, күңелен дә тулысы белән шайтанга тапшырып, вәсвәсәгә бирелеп, ул әйтә:

– Синең корбаның кабул булды, ә минеке – юк. Хәзер миңа кешеләр арасында ничек яшәмәк кирәк? Мин аларның күзләренә дә карый алмыйм! Мин сине үтерергә мәҗбүрмен, шул чакта син минем игезәк туганыма өйләнә алмаячаксың.  

Һабил исә Раббысына тәвәккәл кылып, тулысы белән язмышын Аңа тапшыра һәм бертуганына каршы бер гамәл дә кылмый.  Ул болай дип җавап бирә:

لَئِن بَسَطتَ إِلَيَّ يَدَكَ لِتَقْتُلَنِي مَا أَنَا بِبَاسِطٍ يَدِيَ إِلَيْكَ لِأَقْتُلَكَ ۖ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ رَبَّ الْعَالَمِينَ

«Әгәр син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң да, мин сине үтерергә дип кулымны сузмам. Чөнки, һичшиксез, мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркамын» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 28-нче аять). 

Бу сүзләрдән соң Кабилнең ачуы тагын да арта төшә, ул тыныч кына торып китәргә җыенган Һабилнең башына таш белән суга. Һабил үлә... Әнә шул рәвешле кешелек һәм Җир тарихында беренче тапкыр үтерү җинаяте кылына.    

فَطَوَّعَتْ لَهُ نَفْسُهُ قَتْلَ أَخِيهِ فَقَتَلَهُ فَأَصْبَحَ مِنَ الْخَاسِرِينَ

«Нәфесе аны кардәшен үтерүгә (бизәп күрсәтеп) этәрде, һәм ул аны үтерде, һәм ул (динен дә, дөньясын да) югалтучылардан булды» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 30-нчы аять).

Кабилнең Аллаһы каршындагы бу җинаяте шулкадәр зур була ки, алга таба кешеләр тарафыннан кылынган барлык үтерүләрнең гөнаһы хәзер үтерүче белән бергә аңа да төшеп тора икән. Хәдисләрнең берсендә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәллам) шундый сүзләре тапшырыла: “Гаепсезгә үтерелгән кеше канының бер өлеше Адәмнең беренче улына да төшә. Чөнки ул кеше үтерүчеләрнең беренчесе булды”.

Кабил каргадан кеше җирләргә өйрәнә

Кабил шайтан коткысына бирелеп, нәфесен тыялмыйча үз туганын үтерә. Соңыннан, акылына килеп, ул бер гаепсезгә үз туганын үтереп нинди зур гөнаһ кылганын аңлый. Әмма бу хатаны төзәтеп булмый иде инде – каршында туганының үле гәүдәсе ята, ә ул үзе кеше үтерүче булып калды. Кабил үкенә, аны вөҗдан газабы һәм Аллаһы Тәгалә каршында курку биләп ала, күңел тынычлыгын, яшәвенең ямен җуя... Хәзер нишләргә?..

Кисәк кенә ул җирне томшыгы белән казыган карганы күреп ала. Карга икенче бер карганың үле гәүдәсен чокырга күмеп маташа торган була. Моны күргәч, Кабил карга кебек үк чокыр казый, һәм анда Һабилнең гәүдәсен күмеп куя. Коръән-Кәримдә бу турыда болай дип әйтелгән:

فَبَعَثَ اللَّهُ غُرَابًا يَبْحَثُ فِي الْأَرْضِ لِيُرِيَهُ كَيْفَ يُوَارِي سَوْءَةَ أَخِيهِ ۚ قَالَ يَا وَيْلَتَا أَعَجَزْتُ أَنْ أَكُونَ مِثْلَ هَٰذَا الْغُرَابِ فَأُوَارِيَ سَوْءَةَ أَخِي ۖ فَأَصْبَحَ مِنَ النَّادِمِينَ

«Шуннан (Кабил Һабилнең мәетен нишләтергә белмичә аптырап йөргән чакта,) кардәшенең гәүдәсен ничек каплауны күрсәтер өчен, Аллаһ аңа җирне казып торган бер карга җибәрде. Ул (тере карганың үле карганы ничек күмгәнен күргәч): “Ни үкенеч миңа! Мин шушы карга кебек тә була алмыйм һәм кардәшемнең гәүдәсен дә каплый алмыйммыни?” – диде. Һәм ул (бик озак кардәшенең үле гәүдәсен аркасында йөрткәне өчен) үкенгәннәрдән булды» (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 31-нче аять).

... Караңгы төшә. Балалар һаман кайтмый. Адәм (галәйһиссәлам) шушы уйлар белән улларын эзләргә чыга. Әтисенең килгәнен күреп Кабил коты очып качып йөгерә. Як-ягына карагач, Адәм (галәйһиссәлам) канга баткан ташны күрә һәм монда ни булганын аңлап ала. Ачуын тыя алмыйча, кайгысыннан һәм әрнүеннән елый-елый, ул җирдәге беренче үтерүчене - үзенең улын каргый һәм ләгънәт итә. 

Бу җинаятен эшләп, Кабил ялгыш юлга баса, зур гөнаһ кылучы булып кала. Шушы көннән башлап, бу яман эш кешеләр тарафыннан кабатланган саен, гөнаһның бер өлеше Кабилгә төшеп бара. Гәрчә үтергән кешенең гөнаһы кимемәсә дә. Хәдисләрнең берсендә болай диелгән: 

«Кем Исламда нинди дә булса яхшы гадәткә нигез салса, моның өчен һәм шулай ук аннан соң бу гадәтне эшләгәнннәрнең дә савабын алыр. Гәрчә ул кешеләрнең саваплары һич кенә дә кимемәс. Ә кем дә булса Исламда яман гадәт башлап җибәрсә, моның өчен ул бу эшнең гөнаһын һәм аннан соң шулай ук моны кылган кешеләрнең дә гөнаһы аңа төшәр, гәрчә моннан ул кешеләрнең гөнаһы һич кенә дә кимемәс».

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы