Сабада мөгаллимнәр һәм имамнар белемнәрен ныгыта

12 февраль 2020 ел 13:20
Сабада мөгаллимнәр һәм имамнар белемнәрен ныгыта

11-13 февраль көннәрендә Байлар Сабасы Үзәк мәчетендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр, имам-хатыйблар өчен белем күтәрү курслары уза. Укуларга шулай ук Теләче районы мөгаллимәләре дә килде. Саба мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган әлеге чарада бүген лекцияләр белән РИИ һәм КИУ мөгаллимнәре – Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Дамир (Сәид) Шәһабиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясый. Белемнәрен ныгытырга килүчеләрне Татарстан мөфтие исеменнән нәзарәтнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләде.

Укуларның беренче көне иң төп фәннәрнең берсе – гакыйдә мәсьәләләренә багышланды. Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин “Ислам дине нигезләре” уку әсбабы буенча мәчет каршындагы курсларда гакыйдә фәнен укыту буенча лекция сөйләде.

Икенче көнне КИУ остазлары “Исламда дини агымнар”, “Шәригатьнең хәзерге заман сорауларына җавабы” темалары буенча дәресләр алып барды.
Укуларның өченче көне мәчет каршындагы курсларда укыту методикасына багышланачак. Мөгаллимнәр һәм имамнар каршында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясаячак. Ул ничек итеп Ислам фәннәрен укытырга, нинди методикалар кулланырга кирәклеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләячәк, слайдлар күрсәтеп аңлатачак.

“Имамнар һәм мөгаллимнәр өчен әлеге курсларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Оештыручыларга зур рәхмәт, дәвамлы булуын телибез”, – дип таралышты катнашучылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы