Мөфти РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек белән күреште

14 февраль 2020 ел 16:25
Мөфти РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек белән күреште

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 20-нче көнендә (14-нче февральдә), Татарстан мөфтиятендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Руслан Бальбек булды. Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килгән мөхтәрәм кунакны, кырым татарын нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунакны алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Президенты Аппаратының бүлек мөдире Рөстәм Гайнетдинов озата йөрде. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче эш итеп кунакларга Татарстан мөфтиятенең тарихы, эшчәнлеге, проектлары, эш юнәлешләре турында сөйләп узды. Үзенең чыгышында ул татар халкының бай дини мирасына, милли үзенчәлекләренә тукталды.

Кунакларда аеруча “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, нәшрият эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, нәшрият эшчәнлеге республика мөфтиятенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалу өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. “Җиде ел эчендә нәшриятыбыз 250 исемдәге хезмәтне бастырды, аларның гомуми тиражы 500 мең данәне тәшкил итте. Узган елны “Хозур” яңа рекордка иреште һәм 89 исемдә китап нәшер итте. Моннан тыш, мөфтият тарафыннан дәгъвәт эше массакүләм мәгълүмат чараларында да алып барыла. Бүгенге көндә Мөфтият тарафыннан федераль масштабтагы мөселман медиакиңлеге булдырылды – "Хозур ТВ" телеканалы, "Азан" интернет-радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы, “Шура” альманахы гамәлгә куелды. "Умма" газетасы чыгып килә, "Ислам тудей" порталы эшли. “Хозур ТВ” мөселман телеканалы Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләрендә күрсәтә, “Шура” журналы да Россиянең берничә төбәгенә җибәрелә, “Ислам тудей” СНГ киңлегендә иң популяр ислам порталы булып санала”.
Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эзлекле эшчәнлеге мәсьәләсен дә әйләнеп узмадылар. Кунаклар былтыр нәшер ителгән "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары белән таныштылар. Ул Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Бу ике фундаменталь хезмәт мөфтият тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Мөфтиятебез Казаннан торып Россиядә Исламның алдагы үсешенә дөрес бастырылган Коръән һәм аның чын мәгънәләрен аңлатып тулы бер нигез булдырды. Мөфти Камил хәзрәт нәзарәт тарафыннан әзерләнгән әлеге олуг хезмәтләрне кунакларга бүләк итеп бирде.

Алга таба Камил хәзрәт РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбекка нәзарәт буйлап экскурсия үткәрде. Мөхтәрәм кунак “Даруль-ифта” call-үзәген һәм “Хозур” нәшрияты китапларыннан торган күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

«Даруль ифта» мөселман call-үзәге Исламның асыл кыйммәтләрен халык арасында аңлату һәм таратуда уңышлы алым булып тора. Ул Россиядә ул федераль номерлы шәригать мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирүче беренче мөселман Сall-үзәге. 8 ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан килеп ирешкән 5000-гә якын мөрәҗәгатьне кабул итте. Ягъни белгечләр көненә якынча 30 мөрәҗәгатьне карый дигән сүз.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Галиев мәчете комплексы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Казан шәһәре мәчетләре хакында сөйләде, нәзарәтнең конференц-залын күрсәтте. “Без узган елның 18-нче гыйнварында шушы залда Кырымнан Казанга килеп укучы студентлар белән очраштым. Әлеге очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлибез. Нәзарәт үз эшчәнлегендә динебезнең традицияләрен һәм өстенлекләрен аңлаешлы һәм популяр формада җиткерү өчен төрле ысуллар һәм алымнар куллана, медиа чаралары, социаль реклама, нәшрият, фильмнар төшерү, акцияләр, ачык бәхәсләр һәм лекцияләр оештыра. Кырымнан килеп укучы яшьләр бездә үзләрен уңай хис итә, киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип ышанам”, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы