Татарстан мөфтие РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Приморье краендагы вәкаләтле вәкиле белән күреште

14 февраль 2020 ел 17:17
Татарстан мөфтие РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Приморье краендагы вәкаләтле вәкиле белән күреште

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 20-нче көнендә, нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Приморье краендагы вәкаләтле вәкиле Җамал хәзрәт Гарифуллин белән күреште.

Җамал хәзрәт очрашу барышында үз эшчәнлеге белән таныштырып үтте, Приморье краенда мәчет төзү проекты буенча эш алып бару турында сөйләде. Җамал хәзрәт әлеге мәчет төзеләчәк урынга Татарстан Президенты таш салуы турында искә төшерде. Алга таба хәзрәтләр проект, бу төбәк мөселманнарының яшәеше буенча киңәштеләр.

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алу буенча тәкъдимнәр ясады. 2020-2021-нче уку елына Ерак Көнчыгыштан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 5 татар егетен укырга җибәрү ниятләнә. “Аларны биредә шәкертләрне татарча укытып, дипломнар алып кайткач, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүләрен телибез. Без булачак имам-хатыйбларның татар телен дә яхшы, камил белүләрен шарт итеп куябыз”, – дип белдерде Җамал хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы