Арча мөхтәсибәтендә республикакүләм чаңгы ярышы үткәрелде

17 февраль 2020 ел 09:30
Арча мөхтәсибәтендә республикакүләм чаңгы ярышы үткәрелде

Җөмәдәл-ахир аеның 22-нче көнендә (16-нчы февральдә), Арча мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Арча районының 90 еллыгына багышлап оештырылды.

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге 09.00 сәгатьтә Мөрәле авылында “Мәйдан” спорт-күңел ачу полигонында башланды. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, яшь категорияләренә карап, махсус дистанцияләр булдырылды. Барлыгы – җиде төркем: 2009-нчы елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2006-2008, 2004-2005, 2002-2003, 35 яшь һәм аннан яшьрәкләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук Арча мөхтәсибәте имамнары, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимәләр.

Дистанциянең озынлыгы, катнашучының җенесенә һәм яшенә карап, 500 метрдан алып 5 километрга кадәр ераклыкны тәшкил итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:07
Кояш чыга
7:12
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:50
Ахшам намазы
16:44
Ястү намазы
18:27
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100