«Хозур» нәшрият йорты “Тигез гомер итегез” китабын нәшер итте

18 февраль 2020 ел 14:02

«Хозур» нәшрият йорты Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Тигез гомер итегез” китабын нәшер итте.

Җаваплы адымга әзерләнгән – гаилә корырга ниятләгән һәр парга нәсыйхәт бирү мөһим. Әлеге китапта матур, тату мөселман гаиләсен төзү, аны саклауга багышланган вәгазьләр тупланган. Шулай ук катнаш никах, балага мәгънәле, шәригатебезгә муафыйк исем бирү мәсьәләләре яктыртыла.

Гаилә учагында бәхет, бәрәкәт яшәсен өчен, иман кирәк, «һәр гаилә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырлык итеп яшәсен», дигән изге теләк белән, автор китапта Коръәннең иң еш укыла торган сүрә-аятьләрен китерә һәм намаз уку тәртибен өйрәтә.

Кибет: Казан, Тукай ур., 36. Тел.: +7 (903) 305-45-43.

Склад: Казан, Газовая ур., 14. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет кибет: http://huzurshop.ru/

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана