РФ Иҗтимагый палатасында суфичылыкның Россия мөселманнары традицияләрен торгызудагы роле турында фикер алыштылар

19 февраль 2020 ел 13:32
РФ Иҗтимагый палатасында суфичылыкның Россия мөселманнары традицияләрен торгызудагы роле турында фикер алыштылар

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 25-нче көнендә (19-нчы февральдә), РФ Иҗтимагый палатасында “Россиянең беренче суфи шәехләре. Россия җәмгыяте рухи үсешенә ислам мирасының керткән өлеше” темасына түгәрәк өстәл узды. Фикер алышу РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе һәм Россия мөселманнары Дини җыены тарафыннан оештырылды. Утырышны Комиссия рәисе Иосиф Дискин һәм аның урынбасары, экстремизмга каршы көрәш буенча эшче төркем җитәкчесе, Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Түгәрәк өстәл эшендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Россия Федерациясе субъектларының үзәкләштерелгән мөселман оешмалары җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, күренекле галимнәр, экспертлар һәм дин әһелләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Әлеге чарада Татарстанны республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар суфичылыкның ислам мәгарифенә, хәзерге Россиядә мөселман җәмәгатьчелегенең дини тормышына йогынтысы турында фикер алышты. Моннан тыш, белгечләр Россия мөселманнарының традицион рухи кыйммәтләрен торгызуда суфичылыкның роле һәм әһәмияте, суфичылыкның кешеләрне рухи-әхлакый яктан камилләштерүгә һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән гуманистик һәм социаль потенциалына караган мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар. Шулай ук түгәрәк өстәлдә, суфичылык идеяләрен хәзерге Россия җәмгыятенең әхлакый нигезен ныгытуда,  этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә экстремизмны булдырмау, җәмгыятьтә татулыкны һәм тотрыклылыкны ныгыту өчен файдалануның әһәмияте турында докладлар яңгырады.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бертавыштан суфичылыкның, дини-фәлсәфи агым буларак, Россиядә исламның аерылгысыз өлеше булуын ассызыкладылар. Ул мөселман дөньясының рухи мәдәниятенә, аның иҗади һәм фәнни фикеренә, фәлсәфә фәненә, әдәбиятка һәм шигърияткә зур йогынты ясаган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы