“Ярдәм” хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курслар тәмамланды

19 февраль 2020 ел 17:01
“Ярдәм” хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курслар тәмамланды

Бүген – җөмәдәл-ахир аеның 25-нче көнендә (19-нчы февральдә) – Казанда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә үзенә бер җылылык белән “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча бер айлык тернәкләндерү курслары тәмамланды. Күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендәге бу курслар 2020 елда уздырыла торган курсларның беренчесе булып тора. Әлеге курслар “ЛУКОЙЛ” акционерлык җәмгыяте – “РИТЭК” ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы субсидиясе һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары ярдәмендә уздырылды.

 “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты – “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән зур күләмле проекты. Бер айлык курслар бу юлы Россиянең 14 төбәгеннән килгән күзләре зәгыйфь булган кешеләрне җыйды.

Бүген курслар тәмамлануга багышланган тантаналы җыелышта “Ярдәм” фонды вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, әлеге проектның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова чыгыш ясап, тернәкләнү узучыларга бер ай дәвамында белем алудагы тырышлыклары, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. “Төрле яшьтә булуга карамастан, сез үзегезне бердәм, эшкә сәләтле төркем итеп таныттыгыз. Сезне тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу теләге берләштерде. Кәефегезнең һәрвакыт күтәренке булуы, җылы мохит сезгә алга куелган максатларга җиңел генә ирешергә мөмкинлек бирде. Монда алган белем һәм күнекмәләр, бай тәҗрибә сезгә алга таба көндәлек тормышта ярдәм итәр дип ышанабыз”, – диде ул.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгенә килүче һәр кеше үз алдына бер максат куеп килә: Брайль язуында Коръән укырга, сүрәләр ятларга, Ислам дине нигезләрен, гарәп телен, компьютерда эшләргә  өйрәнергә, Брайль язуындагы әдәбият белән танышырга тели. Һәм һәрвакыт аларның һәркайсының үз максатына ирешүен күреп таң каласың. Менә бүген дә тернәкләнү узучылар бу курсларда үзләре максат итеп килгән теләк-ниятләргә ирешүләрен шатланып хәбәр итте. Тернәкләнү узучылар, укытучыларның, белем биреп кенә калмыйча, аларның дус һәм рухи яктан терәк булуын әйтте.

Алай гына түгел, алар бирегә үз өйләренә кайткан кебек сагынып кайта. Монда, күңелләре күтәрелеп, алга таба яшәргә көч алып кайтып китә. Күзләре күрми башлаган кешеләр “Ярдәм”дә тормыш мәгънәсенә ирешә. Күпләре биредә гаилә җылысына тиенә, үзләрен зур гаилә әгъзалары итеп тоя башлый. “Кече күңелле һәм игелекле булганыгыз өчен рәхмәт, сезгә. Без һәрдаим сезнең олы йөрәкле булуыгызны тоеп яшибез”, – диләр тернәкләнү узучылар.

Курслар тәмамлануга багышланган тантаналы җыелышта аеруча тырышлык күрсәткән шәкертләргә Брайль язуындагы Коръәннәр, Коръәннең утызынчы җүзе, “Тәҗвид” китабы һәм Мәликә Гыйльметдинованың «ПроЗрение» китабы тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы