Казанда Ибраһим Идриснең “Тәрбияле ата” китабы тәкъдим ителәчәк

20 февраль 2020 ел 13:19
Казанда Ибраһим Идриснең “Тәрбияле ата” китабы тәкъдим ителәчәк

Иртәгә, җөмәдәл-ахир аеның 27-нче көнендә (21-нче февральдә), 13.00 сәгатьтә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителәчәк.

Ибраһим Идрис (1857-1944) – шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, 1917 елгы инкыйлабка кадәр 1300000 данә китап чыгарган «Милләт» матбагасы хуҗасы.

«Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» – Ибраһим Идриснең тәрбия нигезләренә багышланган хезмәте. Китапта аның тәрбия өлкәсендәге кыйммәтле фикерләре, киңкырлы карашлары, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан.

«Тәрбияле ата» китабында хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләрне төзеп җибәрү кебек темалар белән ачылып китә. Автор бала тәрбияләүдә булган төрле психологик алымнарны күрсәтә, дини һәм милли тәрбиягә нык игътибар бирә.

Ислам мәдәнияте музеенда сакланучы 1915 елгы нөсхә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәрҗемә ителгән.

Китап галимнәргә, тәрбиячеләргә, дин әһелләренә, гомумән, татар халкының педагогикасы һәм дини мирасы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

Презентациягә килгән һәр кешегә китап бүләк ителәчәк.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы