Татарстан имамнары туган тел турында шигырьләр укый. Кушылыгыз!

21 февраль 2020 ел 09:40
Татарстан имамнары туган тел турында шигырьләр укый. Кушылыгыз!

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Татарстан имамнары һәм мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә туган тел турында шигырьләр укый. Әнә шулай итеп, алар дин кардәшләрнең игътибарын әлеге күркәм датага юнәлтте һәм берьюлы Instagram-да игълан ителгән “Туган тел ул – ...” дигән темага игълан ителгән флешмобта катнашты. 

Флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – ...» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны Instagram-га куярга кирәк иде. 

Мәсәлән, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен, Арча имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бөек шагыйрьнең татар халкы гимнына әйләнгән "Туган тел" шигырен укыдылар. Чаллының "Утыз Имәни" мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбанов  Г. Тукайның "Алла гыйшкына" шигырен, ә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллаев шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен башкарды. Ә яшь мөселманнар хәрәкәте хәзерге заман поэзиясенә мөрәҗәгать итеп, Равил Фәйзуллинның "Туган тел турында бер шигырь" дигән әсәрен сөйләде. Чүпрәле районы имамнары исә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, хәтта тулы бер кичә үткәрделәр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы