Мөфти Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек утырышында катнашты

20 февраль 2020 ел 17:50
Мөфти Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек утырышында катнашты

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 26-нчы көнендә (20-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнашты. Әлеге чара ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Җыелышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Бүген шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы