Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21 февраль 2020 ел 08:29
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

21 февраль көнне һәр елдагыча бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Күпмилләтле Татарстан Республикасында аны аеруча кадерләп каршылыйлар. Бу күркәм дата милләттәшләребезнең һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Россия халыклары телләрен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Туган тел көне уңаеннан күп кенә чаралар татар яшьләре тарафыннан оештырыла: иҗади, кыю, үткен һәм алдынгы карашлы татар егетләре һәм кызларының үз телләре өчен җан атып йөрүләре куандыра һәм өметләндерә, билгеле!

Татар халкының милли үзенчәлекләрне саклап калу эшенә үзенең саллы өлешен Татарстан имамнары да кертә. Алар башлангычы белән ТР Мөселманнарының диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Әнә шулай итеп, мөфтиятнең агымдагы елда бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, татар мөселманнары арасында милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарылачак.

Раббыбыз Коръәндә болай ди:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: “Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар” (Әр-Рум (Румлылар) сүрәсе, 22 аять). Ягъни Аллаһы Тәгалә күк һәм җирне барлыкка китерү белән бергә кешелекнең телләр һәм милләтләр төрлелеген яралткан һәм монда без белмәгән, әмма аңларга һәм моны кабул итәргә тиешле Аның хикмәте, илаһи нияте барлыгы турында кисәтеп куя. Шушы гүзәл төрлелекне Яралтучы – Кодрәтле, Бүләкләүче, Барын Белүче һәм Күрүче, Рәхимле... Әллә без, Раббыбызның мескен коллары, Ул барлыкка китергән һәм безгә әманәт итеп биргән туган тел кебек бәһасез бүләкне җуярга һәм киләчәк буыннарга тапшырмыйча калырга хаклымы?! Чынлыкта, Яралтучыбызның хакыйкатен аңлау өчен адәм балаларына бары тәкәбберлек, икейөзлелек һәм наданлык кебек сыйфатлар гына комачаулый.

Кәлам Шәрифтә кешеләр Раббыбыз тарафыннан дини һәм милли төрлелеге белән бергә яратылганнарын алдагы аять тә дәлилли:

وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ النَّاسَ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَا يَزَالُونَ مُخْتَلِفِينَ

Мәгънәсе: “Әгәр Раббың теләсә иде, бөтен кешеләрне дә бер генә өммәт иткән булыр иде. Әмма алар (кайбере хакны табып һидаяткә ирешкән, кайберләре исә ялганда үҗәтләнеп, фикер каршылыгына төшкән) һәрдаим ихтилаф итүчеләр булачак” (Һуд сүрәсе, 118 аять). Яралтучыбызның Рәхмәте белән татар милләте хак диндә булуы өчен шөкераналар кылып, халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк, мөхтәрәм кардәшләр. Туган телебездә хисапсыз дини, фәнни, әдәби хезмәтләр язылган, бөтен дөньяга мәшһүр милләттәшләребез сөйләшкән, мәгариф үстерелгән, динебез Ислам танып өйрәнелгән... Хәер, Аллаһ насыйбы белән бүген дә татар өммәте ислам дөньясында иң алдынгылардан санала!

Кадерле дин кардәшләрем! Раббыбыз безгә бүләк иткән газиз туган телебезне яратыгыз, саклагыз һәм өйрәнегез!

Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы