Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 27-нче көнендә (21-нче февральдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән эшлекле очрашу үткәрде.
Эшлекле очрашу барышында төбәк мөселманнары башлыклары Россия өммәтендә иң актуаль проблемаларның берсе: җәмгыятьтә көнүзәк мәсьәләләр буенча фәтвалар әзерләү һәм аларны гамәли яктан көнкүрештә куллану хакында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында сөйләде һәм “Фәтвалар китабы”н чыгару буенча планнары белән уртаклашты, анда дини-хокукый карарлар һәм мөселманнар алдында торган көн кадагында торган сорауларына җаваплар урын алачак.
Таһир хәзрәт, мөмкинлектән файдаланып, үзе яшәгән һәм хезмәт кылган төбәктә дин кардәшләребезне нинди темалар кызыксындыруы турында сөйләп узды: ипотека, аерылышу, армиядә хезмәт итү, сайлауда тавыш бирүнең рөхсәт ителүе, хәләл хезмәт итү һ.б. Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте.