Рәгаиб киче алдыннан Норлат мөхтәсибәтендә гаилә тәрбиясенә багышланган конференция узачак

25 февраль 2020 ел 09:20
Рәгаиб киче алдыннан Норлат мөхтәсибәтендә гаилә тәрбиясенә багышланган конференция узачак

Рәҗәб аеның 3-нче көнендә (27-нче февральдә), Рәгаиб кичәсендә Норлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә “Гаилә тәрбиясе: дини һәм милли аспектлар” дип исемләнгән конференция узачак. Әлеге чара нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына һәм Рәгаиб кичәсенә багышлап оештырыла.

Конференция эшендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә һәм Норлат районы мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр катнашачак. Шулай ук катнашучыларны сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре чыгыш ясаячак. Килгән кунакларны беренче чиратта былтыр ачылган Тәгълим үзәге эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Конференциядә ясалачак чыгышларга килгәндә, катнашучылар гаиләдә туган телне саклау, кыз-баланы никахлы тормышка әзерләү мәсьәләләренә тукталачак, ислам үзәгендә татар телен укыту тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Моннан тыш, мөселман дөньясындагы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан, никах һәм аның асылы, мөселман гаиләләрендә булган проблемалар турында да чыгышлар көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы