2019 елда Татарстан мөфтияте 200дән артык фәтва чыгарды

25 февраль 2020 ел 15:00
2019 елда Татарстан мөфтияте 200дән артык фәтва чыгарды

Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында яңа сәхифә – “Диния нәзарәте фәтвалары” барлыкка килде.

Хәзерге вакытта әлеге бүлек тулысы белән тулыландырылып бетмәсә дә, бүгеннән үк биредә гаилә хокукы, сәүдә-милек мөнәсәбәтләре, гыйбадәт кылу тәртипләре, хәләл, хәдис гыйлеме һ.б. сораулар буенча фәтвалар белән танышырга мөмкин.

Дини карарлар Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе кысаларында Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” мөселман call-үзәгенә иң еш килә торган сораулар буенча шәригать белгечләре тарафыннан чыгарыла. Былтыр нәзарәт 200-дән артык фәтва чыгарып өлгерде.

“ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары” рубрикасын мөфтият сайтының рус һәм татар версиясендә “Файдалы мәгълүмат” бүлегеннән табарга мөмкин. Әлеге этапта, дин кардәшләргә оператив рәвештә ирештерү максатыннан, фәтвалар сайтта иң беренче чиратта рус телендә бирелә, әмма текстлар татар теленә тәрҗемә ителгән саен рубриканың татарча версиясе дә баетылып бара. Шулай ук бу сәхифә белән “Instagram” челтәрендә @darulifta аккаунты һәм Telegram-да “Даруль-ифта Татарстан” каналы аша да танышырга мөмкин.

“Фәтва” төшенчәсе исламда җәмгыять өчен актуаль булган проблемалар буенча дини-хокукый карар чыгаруны аңлата. Теге яки бу мәсьәләләр буенча фәтвалар чыгару мөфтиятләрнең төп вазифаларының берсе булып тора. Фәтваларны “Фикъһе” фәнен камил рәвештә үзләштергән белгечләр тарафыннан әзерләнергә тиеш.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы