Казанда балалар арасында намаз уку бәйгесе узды

25 февраль 2020 ел 09:11
Казанда балалар арасында намаз уку бәйгесе узды

23 февраль көнне Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә намаз уку бәйгесе узды. Чарада мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге егермедән артык бала катнашты.

Кызларның һәм малайларның чыгышларына мәчет имамнары бәя бирде. Балалар намазның рөкеннәрен, шулай ук тышкы һәм эчке шартларын сөйләп күрсәттеләр. Бәйге ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы