Мөфти Васильево мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

25 февраль 2020 ел 12:01
Мөфти Васильево мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты

Бүген, Рәҗәб аеның 1-нче көнендә (25-нче февральдә), нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел үзән районы Васильево бистәсенең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Вазыйхҗан хәзрәт Рәхимов белән очрашу үткәрде. Әңгәмә барышында Татарстан мөселманнары башлыгы биредә уку-укыту барышын оештыру мәсьәләләре белән танышты. Вазыйхҗан хәзрәт узган елда ачылган бинада башкарылган эшләр хакында сөйләп узды, аерым алганда, дини әдәбият белән тәэмин итү, мәдрәсә янәшәсен төзекләндерү, балалар мәйданчыгы булдыру буенча планнары белән уртаклашты. Дини белем биредә мәчет каршындагы курслар программасы буенча бирелә, беренче елны анда кырыкка якын кеше укыды. Моннан тыш, Нәзарәт игълан иткән Туган ел кысаларында балалар өчен төрле бәйгеләр үткәрү,  татар теле дәресләрен дә кертү, китапханәне татар телендә басылган яңа китаплар белән баету ниятләнә.

“Ихлас” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасы узган елны Ураза бәйрәме узуга ук, Шәүвәл аеның өченче көнендә Татарстан мөфтие катнашында ачылган иде. Мәхәлләне оештыру һәм эшләтеп җибәрү барышында беренче көннәрдән үк Вазыйхҗан Сабирҗан улы Рәхимов тора. Ул биредә 2007 елда мәхәлләне оештырып җибәрә һәм мәчеткә беренче нигез ташын сала. Әлеге мәчет тиз арада сафка баса һәм 2009 елда ачыла. Ул вакыттан мәдрәсә ачуга зур ихтыяҗ туа һәм төзелешне башлап җибәрәләр. Вазыйхҗан хәзрәтнең булдыклылыгы, тырышлыгы, ару-талуны белми егетләрчә хезмәт кылуы нәтиҗәсендә мәдрәсә бинасы сафка басып ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы