Мөфти “Сәлах” мәчетенең социаль эшчәнлеге белән танышты

26 февраль 2020 ел 12:02
Мөфти “Сәлах” мәчетенең социаль эшчәнлеге белән танышты

Бүген, Рәҗәб аеның 2-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәре “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм “Игелек дөньясы” сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Лирия Кусайманова белән очрашты. Очрашу барышында “Сәлах” мәчетендә социаль эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре каралды. Мәчет имам-хатыйбы бик теләп, ихлас күңелдән күрмәүче һәм ишетмәүче инвалидлар өчен җомга вәгазьләрен тыңлау, дәресләр алу өчен мөмкинлекләр тудыру буенча алып барылган эшләр белән таныштырды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль эшчәнлекнең әлеге юнәлешләрен хуплады.

2019 елның декабрендә “Сәлах” мәчете белән “Игелек дөньясы” сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге” арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Даими рәвештә мастер-классларга һәм ислам нигезләре буенча дәресләргә бөтен Татарстаннан ишетмәүчеләр, күрмәүчеләр, сәламәтлекләре, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр (сурдлимпия уеннары буенча дөнья чемпионнары, чукрак спортчылар һәм халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре, шулай ук җирле мәхәллә кешеләре) җыела. Алар өчен мәчеттә “Игелек дөньясы” хезмәткәрләре кызыклы шәхесләр белән очрашулар, сурдотәрҗемә белән нәшидләр тыңлау һәм 200-дән артык кешегә даими рәвештә һәр җомга һәм якшәмбе көннәрендә төшке ашлар үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы