Казанда Рәгаиб кичәсе уңаеннан “Безнең никах” кичәсе узды

27 февраль 2020 ел 10:20
Казанда Рәгаиб кичәсе уңаеннан “Безнең никах” кичәсе узды

Кичә, Рәҗәб аеның 2-нче көнендә, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә “Безнең никах” дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе никахлашкан Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан үткәрелде. Очрашуга өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләре булган яшьләр, балаларын олы тормыш юлына озатучы әти-әниләр җыелды.

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган кичә ахшам намазыннан соң мәчетнең конференц-залында башланып китте. Беренче булып барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Ул түгәрәк өстәл янына җыелган яшьләргә никахның мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте, аның шартлары, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы бурычлар, вазифалар хакында вәгазь сөйләде. Мансур хәзрәт гаилә кору, өйләнешүнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булуын ассызыклап узды. Өйләнеп кенә түгел, гаиләне саклау җәһәтеннән, тормыштан мисаллар китерде.

Кичә сорауларга җавап бирү форматында дәвам итте: яучылык итү, димләү, ислам диненең катнаш никахларга мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр буенча тәфсилле аңлатмалар бирелде.

Алга таба Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде. Танылган алып баручылар Ильяс Халиков, Марсель Әхмәдуллин, Динә Латыйпова хәләл туй мәҗлесләрен оештыру тәҗрибәләре белән таныштырып уздылар.

Кичә чәй өстәле янында аралашу белән дәвам итте, яшьләр татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышты, викториналарда катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы