«Азан» радиосында татар телендә «Кырык хәдис» дип исемләнгән яңа тапшырулар эфирга чыга башлады.
Чыгарылышта хәдисләрне өйрәнүче күренекле имам Ән-Нәвәви җыентыгына кертелгән сайланма хәдисләргә аңлатмалар китерелә. Лектор – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе остазы, уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары, Казанның «Зәңгәр» мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. Шулай итеп, барлыгы 47 чыгарылыш булачак.
«Азан» радиосында «Кырык хәдис» тапшыруы көн саен көндезге унбердә (11:00) эфирга чыга, аны кичке сигездә (20:00) кабатлыйлар.
Тапшыруларны шулай ук azan.fm сайты, «Азан радиосы» һәм «Хозур ТВ» рәсми кушымталары аша тыңларга мөмкин.
«Азан» мөселман радиосы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте медиапроекты. Интернет-радионы гамәлгә куючы булып «Хозур» нәшрият йорты тора. Радионың айлык аудиториясе – 25 меңнән артык кеше. Ул тәүлегенә 24 сәгать эшли. Унике яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар өчен.