“Тәсаувыф юлы” – Коръәнгә һәм Сөннәткә ныклап ябышу ул”: Казанда чираттагы ачык лекция узды

27 февраль 2020 ел 12:54

Кичә, Рәҗәб аеның 2-нче көнендә (26-нчы февральдә), Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” яшьләр мөселман проекты кысаларында чираттагы ачык лекция узды. Әлеге чарада очрашу кунаклары сыйфатында нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Лекцияне тыңларга төрле яшьтәге җитмештән артык дин кардәшебез килде.

Очрашу барышында спикерлар суфичылык турындагы мифларны фаш иттеләр: алар лекцияне тыңлаучыларга тәсаувыфның асыл нигезләрен, тәрикатьнең мәгънәсен һәм аның төрләрен аңлаттылар, шулай ук кайбер галимнәрнең тормыш юлларын һәм аларның суфичылык принципларына нигезләнгән хезмәтләрен үрнәк итеп китерделәр. Шулай итеп, Булат хәзрәт Мөбарәков Имам Раббаниның атаклы «Мәктүбат» хезмәтеннән өзек укыды. Әлеге китапта беренче томда урын алган 40-нчы хатта шәех “Тәрикать нигә кирәк?” темасы буенча фикерләрен җиткерә:

– Әлеге хатта Шәригатьнең бер өлеше булган ихласлыкны үстерергә кирәк диелә. Хакыйкать һәм тәрикать – Шәригать хезмәтчеләре ул. Имам Раббани тәсаувыфның барлык дәрәҗәләрен узып һәм барысын да өйрәнеп, ул әлеге рухи юлның, тәрикатьнең максаты – ихласлыкның иң югары дәрәҗәләренә ирешүе турында әйтә. Алга таба Имам Раббани болай дип яза: “Хакыйкатьтә, шәригатьнең өч өлеше бар: белем, белемнәр буенча гамәл кылу, ихласлык. Тәрикать һәм хакыйкать – Шәригатьнең хезмәтчеләре ул. Ә Шәригать исә, үз чиратында, барлык әйберләрнең асылы. Ләкин күпләр моны аңламый. Күпчелек кешеләр үзләренең төшләре, хис-кичерешләре белән канәгать булалар. Алар “вак-төяк” белән шөгыльләнәләр, әйберләрнең асылына карамыйлар. Бу кешеләргә Шәригатьнең камиллеген ничек аңларга? Аларга тәрикатьнең һәм хакыйкатьнең асылына ничек ирешергә? Алар шәригать ул – тышча, ә хакыйкать һәм тәрикать аның үзәге дип ялгыш фикер йөртәләр. Алар барлык әйберләрнең асылын белмиләр. Алар суфыйчылык гыйбарәләре һәм түбән дәрәҗәләр белән канәгатьләр. Үсәргә һәм үзгәрергә теләмиләр”. Монда шундый мисал күздә тотыла: кешегә Шәригатькә нигезләнеп нәрсәдер сөйлиләр, ә ул, җавап итеп, Шәригатькә каршы килә торган ниндидер гыйбарә китерә. “Тәрикать нигә кирәк?” дигән сорау буенча фикер йөртеп, автор шундый нәтиҗәгә килә: ул кешеләргә ихласлыкка ирешү өчен кирәк һәм Аллаһы Тәгалә барыбызны да шушы юлга бастырса иде.

Тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров лекцияне тыңларга килүчеләргә татар галимнәре арасында суфичылык турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Идел буенда нәкышбәндия тәрикате XVIII–XIX гасырларда киң тарала. Бу тәрикатьнең дәвамчылары арасында без Г.Курсави, Г.Утыз Имәни, Ш.Мәрҗани кебек атаклы татар дин белгечләрен атый алабыз. Нәкышбәндия тәрикатен дәвам итүчеләр совет чорында да булган. Бу уңайдан без Зәйнулла ишан Рәсүли, Галимҗан Баруди, Габдрахман Рәсүли исемнәрен атый алабыз.

Моннан тыш, спикерлар билгеләп үткәнчә, ислам фәннәре буенча дин белгечләренең барлык чылбырларында да – кыйраәт, хифыз, хәдис фәннәрен алып карасак – барысында да тәсаувыфның дәвамчылары бар. Бу исемнәрне галимнәр иснәденнән сызып, без тапшыру чылбырларын югалтабыз.

Очрашу ахырында тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана