Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча ярышларда тамашачылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак!

25 февраль 2020 ел 12:43
Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча ярышларда тамашачылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак!

29-нчы февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Быел турнир ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра.

Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан тудырыла. Җан атучыларны шулай ук сөенеч көтә – тамашачылар арасында оештыручылар спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр уйнатачак. Викторина һәм призлар уйнату сәг. 12.30-дә башлана.

Ярышларның рәсми ачылыш тантанасы исә 13.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламлиячәк.

Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы. Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки галим көрәш буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

2019-нчы елда узган ярышларда Россиянең барлык почмакларыннан 120-дән артык спортчы катнашты. Ярышларда җиңүчеләрнең һәркайсына кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ММЧ өчен аккредитация +7 904 768 75 84 телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы