Дин әһелләре “Туган тел” флешмобында җиңү яулады

27 февраль 2020 ел 15:17
Дин әһелләре “Туган тел” флешмобында җиңү яулады

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Татар китабы йорты тарафыннан Халыкара туган тел көненә багышлап уздырылган “Туган тел ул – ...” флешмобында җиңү яулаучылар арасында Татарстан дин әһелләре дә бар. Җиңүче дипломнары белән Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетеннән Илгиз хәзрәт Сөнгатулла һәм Рузил хәзрәт Ихсанов бүләкләнде. “Флешмобта барлыгы 110-нан артык видеоязма катнашты, шулар арасыннан ун җиңүче билгеләнде. Жюри әгъзалары беренче, икенче, өченче урыннарны чыгарудан баш тартты, нәтиҗәдә, иң яхшы чыгыш ясаучылар чакырылып, дипломнар, бүләкләр тапшырылды”, – дип уртаклашты Рүзил Ихсанов.

Әлеге флешмобта катнашу өчен, «Туган тел ул – ...» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә һәм аны Instagram-га урнаштырырга кирәк иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы