Darul-Kutub электрон китапханәсе “яңа” иске китаплар белән тулыланды

28 февраль 2020 ел 12:13
Darul-Kutub электрон китапханәсе “яңа” иске китаплар белән тулыланды

Darul-Kutub.com татар дини мирасының электрон китапханәсе фонды “яңа” иске китаплар белән тулыланды. Уникаль әсәрләрнең чираттагы партиясе сканер аша уздырылып гомуми файдалану өчен сайтка урнаштырылды.

Иске китаплар һәм кулъязмалар арасында, мәсәлән, Пәйгамбәребезнең ﷺ әдәбенә багышланган «Китаб Макарим әл-ахлак» китабы бар (авторы Әминаддин Әбу Наср әт-Тәбриси). 1886 елда Истанбулда басылып чыккан «Шәрх Абъят әт-тәлхыс вә әл-мохтәсар» китабының ике йөздән артык бите гарәп риторикасы һәм шигырь төзелешенә багышланган. 1912 елгы «Мүнтәхәб тәҗвид» дәреслеге сорау һәм җавап рәвешендә 26 дәресне үз эченә ала. Китап авторы Зөфәр Касими кыска итеп һәм мисаллар белән тәҗвид нигезләрен аңлата.

Һәрбер теләгән кеше китапларны онлайн рәвешендә укый яки электрон җайланмаларга бушлай “йөкли” ала. Бүгенге көндә китапханәдә 1200 томга якын китап урын алды. Мисал өчен, атаклы мөселман дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең барлык басылып чыккан хезмәтләре, 1908-1918-нче елларда дөнья күргән “Шура” журналының барлык саннары, ХХ йөзнең беренче яртысында Токиода татар иммигрантлары тарафыннан нигез салынган «Матбагаи исламия» («Ислам типографиясе») бастырган китапларны сайттан табып була.

Моннан тыш, Darul-Kutub редакциясе шәхси китапханәләрдә сакланган китапларны Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йортына тапшырырга чакыра: биредә аларны шулай ук сканер аша уздырып сайтка куячаклар. Китаплар кире кайтарыла. Дини мирасны саклауга һәм таратуга өлеш кертергә ашыгыгыз!

Китапларны түбәндәге адрес буенча алып килергә мөмкин: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6-нчы йорт, «Хозур» нәшрият йорты.

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 598-09-39, электрон почта: kutub@huzur.ru

Darul-Kutub.com – уникаль дини басмаларның электрон архивы. Төп максат – татар дини мирасын саклау, аны өйрәнү һәм тәрҗемә итү, традицион булмаган ислам формаларының үтеп керүен профилактикалау, дин кардәшләребезне хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән таныштыру. 2017 елда сайтның яңартылган версиясе эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы