Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына IV Бөтенроссия ярышлары ачылды

29 февраль 2020 ел 13:30
Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына IV Бөтенроссия ярышлары ачылды

Бүген, Рәҗәб аеның 5-нче көнендә, Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары башланып китте. Турнир рәсми рәвештә «Ак Барс» көрәш сараеның (Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 1 г) зур залында ачылды. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра.

Тантаналы ачылышта республикабызның спорт берләшмәләре вәкилләре, дини оешмалар җитәкчеләре, дәүләт җитәкчеләре, депутатлар, иганәчеләр катнашты. Алар арасында Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Һашимова, Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, "Татарча көрәш” Бөтенроссия милли спорт көрәше федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан бар иде.

Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Аннары спортчыларны һәм катнашучыларны оештыручылар һәм кунаклар сәламләде. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

- Ир-ат көрәшне яратырга яки яратмаска мөмкин, әмма ул көрәшә белергә (!) тиеш. Без бу сәнгатьне өйрәнәбез, чөнки көрәш ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Хадистә әйтелгәнчә, көчле мөэмин, көчсезгә караганда, Аллаһы хозурында яхшырак һәм сөеклерәк, гәрчә аларның һәрберсендә дә хәер бар. Әлеге ярышларны оештыруда ярдәм иткән хөкемдарларга, иганәчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Катнашучыларга имгәнүләрсез яхшы көрәш телим.

Шулай ук Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:

- Мөселман спортчылары тарафыннан спортның бу төре белән кызыксынуы елдан-ел арта баруына мин бик шат. Биредә җыелучылар – чын ир-атлар, алар спортның ир-ат төрен үстерә. Барыгызга да уңышлар телим!

Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышларында барлыгы 12 команда һәм 112 спортчы катнаша. Ярышлар бөтен Татарстаннан, шулай ук Башкортстаннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Төмән, Калуга, Рязань өлкәләреннән катнашучыларны үзенә җыйды. Турнирның дәрәҗәсен илебезнең иң көчле спортчыларыннан торган югары осталыктагы катнашучылар составы тәэмин итә – алар арасында джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев, шулай ук джиу-джитсу буенча Россия Кубогы чемпионы Янис Янакидис, кул белән көрәшү буенча биш тапкыр СССР чемпионы Рәдиф Җамалиев, универсаль көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Аллавдин Таһиров һ. б. бар. Турнирда Татарстан данын Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы һ.б. командалар яклый.

Искәртеп үтик: ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булучылар (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук ветераннар арасында файтинг һәм не-ваза бүлекләрендә ярыша. Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы.

Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан тудырылды. Әлеге бүләк үз үлчәү категорияләрендә җиңгән мөселман ир-атлары арасында җирәбә юлы белән ачыкланачак. Шунысы куанычлы, быел җанатарларны сюрпризлар сөендерде – тамашачылар арасында ярышларның төп иганәчеләреннән кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Моннан тыш, танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин җанатарлар өчен мавыктыргыч викторина үткәрде, ә дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков тамашачыларны нәшидләр башкарып сөендерде.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталды, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы