Хаҗга юлламаны Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев отты

29 февраль 2020 ел 18:00
Хаҗга юлламаны Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев отты

Хәзерге минутларда Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде.

Әлеге ярышның төп бүләгенә – хаҗга юлламага – Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев лаек булды. Турнирда ул 94 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны алды. Кәримгә 29 яшь, ул грэпплинг буенча тренер. Моннан тыш, ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның махсус бүләге – хаҗга тагын бер юллама тапшырылды. Ул Мәскәүдән килеп шушы ярышларда берничә ел рәттән катнашкан джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаевка насыйп булды. Ул 77 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны яулады. Даудка 33 яшь, ул джиу-джитсу белән 13 ел шөгыльләнә, тренер булып эшли. Төп бүләкләрне спортчыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов тапшырды.

Хаҗга юллама үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир рәсми рәвештә «Ак Барс» көрәш сараеның (Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 1 г) зур залында үтте. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы