Кичә, Рәҗәб аеның 6-нчы көнендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар мәдрәсәдә элек яшәгән хәзрәтләрне яшьләргә белгертү, аларның эшчәнлекләрен җиткерү максатыннан уздырыла. Узган кичә совет заманында дин дәресләрен алып барган, галим Габделхак Мөхәммәдсадыйк улы Садыйковның тууына 125 ел, вафатына 30 ел тулуга багышланды. Габделхак Садыйков 1908-нче елларда “Мөхәммәдия”дә белем ала. Шәкертләр әлеге шәхеснең биографиясен күздән кичерде, аның шәкертлек елларына, эшләгән чорларына, укучыларына тукталып үтте – һәм әлеге мәгълүматларны катнашучыларга җиткерделәр. Әлеге чарада Габделхак хәзрәтнең кече улы Мәгъсүм абый, шулай ук Габделхак хәзрәтнең туганы һәм укучысы, Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин катнашты. Алар искә алу кичәсендә шактый күп мәгълүматлар бирделәр. Соңыннан Коръән укып догалар кылынды.
“Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар
02 март 2020 ел 11:35
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза
15 декабрь 2025 ел 13:55
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



















