Яр Чаллы: мотивацион “Максат” проекты эшен башлады, “Мин хиҗаб яратам” чарасы узды

02 март 2020 ел 14:24
Яр Чаллы: мотивацион “Максат” проекты эшен башлады, “Мин хиҗаб яратам” чарасы узды

Яр Чаллыда яшьләр өчен берничә чара узды. Шәһәр мөхтәсибәте ярдәмендә татар мөселман яшьләре өчен үз-үзеңне камилләштерү дәресләре эшли башланды. “Максат” проектында оештыручылар яшьләрне тормышларын үз кулларына алырга өндәп, үз өстеңдә эшләү юлларын өйрәтәчәк, финанс һәм эшмәкәрлек турында белем бирәчәк.

Беренче очрашу 27 февральдә “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. Яшь мөселманнар проектның максаты белән таныштылар һәм “Мөселман кешесе нинди булырга тиеш?” дигән сорауга фикер алыштылар. Мәҗлес чәй өстәле артында тәмамланды.

Шулай ук 29 февральдә “ГЭС мәхәлләсе” мәчетендә әдәп һәм әхлак дәресләре башланды. Алга таба очрашу кысаларында гаилә дәресләре, семинарлар уздыру да күздә тотыла.

1 мартта Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә мөслимәләр җәмгыяте “Мин хидҗаб яратам” исемле чара оештырды.

Кызлар яулык бәйләү ысуллары белән бүлеште, кулга мехенди ясау буенча мастер-класс узды. Яшь кызлар үзләренең тормышка мөнәсәбәтләре турында чыгыш ясадылар, кечкенә генә ярминкә дә эшләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы