Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды

02 март 2020 ел 15:23
Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды

Казанда, мөселманнарның күпсанлы үтенечләре буенча, янәдән “Коръән укырга өйрәнәбез” дип исемләнгән курслар башланып китте. Әлеге курслар кысаларында остазлар гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръән укудагы махсус кагыйдәләр), “Идгам”, “Мад” кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, туктау кагыйдәләре һәм билгеләре һ.б. буенча дәресләр үткәрәчәк. Дәресләргә иллеләп ир-ат һәм хатын-кыз йөри. Алар аерым белем алалар. Мөслимәләр өчен Коръән өйрәнү буенча экспресс-курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә уза. Экспресс-программа ике айга исәпләнгән. Ир-атлар өчен дәресләр тирәнәйтелеп дүрт ай дәвамында үтәчәк. Алар һәр сишәмбе шулай ук Казанның Галиев мәчетенә җыела.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы