Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

03 март 2020 ел 14:52
Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Бүген, Рәҗәб аеның 8-нче көнендә (3-нче мартта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин булды. Мөфтияттә кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Камил хәзрәт очрашу башында ук Тәлгать хәзрәткә Коръән елы кысаларында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар телендә нәшер ителгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын тапшырды. Тәлгать хәзрәт кыйммәтле бүләк өчен рәхмәтен белдерде, зур кызыксыну белән әлеге фундаменталь хезмәт белән танышты һәм тәрҗемәне камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы очрашу истәлеге итеп кунакка нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан басмага әзерләнгән татар дин белгече Мөхәммәд Морад Рәмзинең «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» («Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы») репринт басмасының тәүге нөсхәсен бүләк итте. Әлеге китап Россиядә М.Рәмзинең иң танылган тарихи хезмәтләреннән санала.

Алга таба мөселман башлыклары берничә мөһим мәсьәлә, шул исәптән Ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны оештыру турында фикер алыштылар, шулай ук бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең рухи мирасы, аның мөселман дөньясындагы һәм Россиядә Ислам үсешендә мөһим роле турында да сүз барды.

Дин әһелләре аерым Россия халыкларының туган телләрен саклау проблемаларына да тукталдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы