Казанның “Гаилә” мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак

03 март 2020 ел 13:14
Казанның “Гаилә” мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак

Рәҗәб аеның 12-нче көнендә (7-нче мартта) 10:00 сәгатьтә Казанның “Гаилә” мәчетендә (Җ.Фәйзи ур., 2) “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесенә йомгак ясалачак. Әлеге бәйге Казанның “Гаилә” мәчете тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында оештырылды.

Быел икенче тапкыр уздырылган конкурска 54 эш килгән. Казаннан тыш, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Буа, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Чистай, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсеннән дә васыятьнамәләр җибәргәннәр. Һәр катнашучыга да катнашучы дипломнары тапшырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк. Жюри хезмәтләрнең зәвыклылыгы, затлылыгы, динилеге, язма сөйләм теленә туры килүе һ.б. критерийлар буенча бәяләгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы